Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан кызы "Мисс Россия студентлыгы - 2016" бәйгесендә җиңде

Татарстаннан Диләрә Ялалтынова "Мисс Россия студентлыгы-2016" матурлык, нәфислек һәм талантлылык бәйгесендә җиңде. Бүләкләү тантанасы Ставрополь шәһәрендә үтте, дип хәбәр итә Татар-информ МА.Бу бәйге...

Татарстаннан Диләрә Ялалтынова "Мисс Россия студентлыгы-2016" матурлык, нәфислек һәм талантлылык бәйгесендә җиңде. Бүләкләү тантанасы Ставрополь шәһәрендә үтте, дип хәбәр итә Татар-информ МА.
5961
Бу бәйге Ставропольдә дүрт көн барды. Финалда Россиянең төрле почмакларыннан 38 кыз ярышты. Алар ГТО нормаларын тапшырды, милли костюмнардан чыгыш ясады, жюри белән әңгәмә үтте. Кичә кызлар иҗади номер күрсәтте, интеллектуаль бәйгедә катнашты һәм үз Ватаннары турында сөйләде.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова элегрәк "Мисс Татарстан - 2016" һәм "Татарстан студентлыгы чибәре-2015" бәйгеләрендә җиңү яулаган иде.
Кичәге бәйгедә җиңгәне өчен бүләкне аңа Россия яшьләре союзы рәисе Павел Красноруцкий тапшырды.

Комментарийлар