Казан кызы “Дөньяның бәллүр таҗ гүзәле беренче вице-миссы” титулын яулады
Казаннан Анастасия Макарова “Дөньяның бәллүр таҗ гүзәле - 2018” беренче вице-миссы" титулына ия булды. Фото: Анастасия МакароваБөтенроссия этабында җиңү бу кызга Камбоджада узачак дөньякүләм конкурст...
Казаннан Анастасия Макарова “Дөньяның бәллүр таҗ гүзәле - 2018” беренче вице-миссы" титулына ия булды.
Фото: Анастасия Макарова
Бөтенроссия этабында җиңү бу кызга Камбоджада узачак дөньякүләм конкурста илне тәкъдим итү хокукы бирә.
Конкурс 23-27 апрельдә Сочида узды. Анда Россиядән 23 кыз катнашты. “Miss Talent Planet - 2017” исеменә ия булган 21 яшьлек Анастасия Макарова Татарстан данын яклады. Кызлар су керү киемнәре һәм милли костюмнар дефилесы, хореография һәм вокал буенча талантларын күрсәтте. Шулай ук аларның һәрберсе интеллектуаль ярышларны да узды.
“Сочида матурлык конкурслары өчен гадәти биремнәрдән тыш, уллыкка (кызлыкка) бала алган гаиләләр турында доклад әзерләргә кирәк иде. Бу проблема турында беләм, чөнки Казанда Рональд Макдональд йортында хәйрия эшчәнлегендә катнашам”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Анастасия Макарова.
Татарстан гүзәле Казан консерваториясендә белем ала. Узган ел ул икенче югары белем алырга уйлаган, хәзер читтән торып КХТИ да “халыкара менеджмент” белгечлеге буенча укый.

Комментарийлар