Логотип «Мәйдан» журналы

Казан кызы Аида Гарифуллина Мәскәүдә үз концертын куя

11 декабрьдә Мәскәү консерваториясенең Зур залында дөнья опера сәхнәсе йолдызы, Казан кызы, Татарстанның атказанган артискасы Аида Гарифуллина чыгыш ясаячак. Бу турыда концертны оештыручылар хәбәр итә...

11 декабрьдә Мәскәү консерваториясенең Зур залында дөнья опера сәхнәсе йолдызы, Казан кызы, Татарстанның атказанган артискасы Аида Гарифуллина чыгыш ясаячак. Бу турыда концертны оештыручылар хәбәр итә.
 
Аида сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер, Россиянең халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт симфоник оркестры белән чыгыш ясачак.
Мәскәүдә Аида Гарифуллинаның концерты сирәк була. Соңгы концерт былтыр февральдә булды. Аида Петр Чайковский, Николай Римский-Корсаков, Джузеппе Верди һәм башкаларның арияләрен һәм романсларын башкарды.
Испания опера җырчысы Пласидо Доминго Аида Гарифуллина турында “хәзерге һәм киләчәк заманның искиткеч опера җырчыларының берсе” дигән.
Аида Гарифуллина 2013 елда Operalia конкурсында җиңде. 2017 елда музыкаль “Оскар” бүләген алды, 2018 елның җәендә футбол буенча Дөнья чемпионаты ачылышында Робби Уильямс белән бергә Angels җырын башкарды.
Фото: kazanreporter.ru
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/25/173992/

Комментарийлар