Казан Кремлендә Халыкара Әтиләр көне билгеләп үтелә
18 июньдә, Халыкара Әтиләр көне алдыннан Казан Кремлендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда "Музейга әти белән!" интерактив дәресләр башлана. Чарага 14:00 сәгатьтә старт бирелә.Халыкара Әтиләр көне инд...
18 июньдә, Халыкара Әтиләр көне алдыннан Казан Кремлендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда "Музейга әти белән!" интерактив дәресләр башлана. Чарага 14:00 сәгатьтә старт бирелә.
Халыкара Әтиләр көне инде 100 елдан артык июньнең өченче якшәмбесендә дөньяның 52 илендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне Россиядә дә кабул итү мәсьәләсе Дәүләт Думасында карала. Ә "Казан Кремле" музей-тыюлыгы быел беренче тапкыр Әтиләр көнен билгеләп үтәргә булган.
Интерактив дәрес әтиләр һәм балалар өчен мавыктыргыч "сәяхәт" булачак, ди оештыручылар. Әлеге чара аша гаиләсен кайгырткан, балаларын тәрбияләүгә җаваплы караган әтиләрнең уңай образын формалаштыруга, бала белән әтине тагын да якынайтуга этәргеч ясап булачак, дип ышандыра алар.
Комментарийлар