Логотип «Мәйдан» журналы

Казан Кремлендә легендар фарфор балериналар пәйда булды

"Казан Кремле" музей-тыюлыгы "Манеж" күргәзмә залында Бөтендөньяга танылган "Lladró" маркалы сәнгать фарфорының «Фарфор на пуантах» күргәзмәсе ачылды.Чарада музей-тыюлык директоры Зилә Вәлиева, "Lladr...

"Казан Кремле" музей-тыюлыгы "Манеж" күргәзмә залында Бөтендөньяга танылган "Lladró" маркалы сәнгать фарфорының «Фарфор на пуантах» күргәзмәсе ачылды.


i4JediCf2PUЧарада музей-тыюлык директоры Зилә Вәлиева, "Lladró" компаниясе вәкиле Франциско Сирухеда, шулай ук "San Marino" компаниясе җитәкчесе Марина Чаплыгина чыгышларыннан казанлылар бөтен дөнья буенча танылган мәйданчыкларда тәкъдим ителгән эшләр белән таныштылар. "Lladró" эшләрен Венециядә, Бөекбританиядә, Эрмитажда һәм Мәскәүнең Дәүләт тарих музеенда күреп сокландылар. Хәзер бу эшләр Казан Кремлендә тәкъдим ителә.
Фрациско Сирухеда, бу күргәзмә белән ике сәнгать әсәрен - искиткеч матур Казан шәһәрен һәм  "Lladró" маркалы сыннарны берләштерә алдык, дип билгеләп үтте. Компаниядә 1 меңләп кеше эшли һәм фарфор фигуралар кулдан ясала. Алар матурлык һәм сыйфат буенча аерылып тора, 120 илдә яшәүчеләр бу матурлыкны күрә алды. Кайчандыр бу гади гаиләдәге өч бертуганның хыялы гына булган: алар фарфор сәнгатенең дөньядагы барлык кешегә барып җитүен теләгән.
Сын ясаучыларны илһамландырган төп темаларның берсе балет булган һәм шул кала да. "Бүген туганнарның 60 ел элек булган хыяллары тулысынча чынга ашты һәм миллионлаган кеше аларның әсәрләренә соклана ала", - диде Франциско Сирухеда.
Күргәзмә Казанда 27 октябрьдән 22 декабрьгә кадәр эшли.
 
Татар-информ.

Комментарийлар