Логотип «Мәйдан» журналы

“Казан Кремле”ндә − Габдулла Тукай әкиятләре

26 апрель — бөек шагыйрь Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 130 ел тулган көнне, “Казан Кремле” музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмәләр залында “Тукайга сәяхәт” программасы тәкъдим ителә.Чарага килүчел...

26 апрель — бөек шагыйрь Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 130 ел тулган көнне, “Казан Кремле” музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмәләр залында “Тукайга сәяхәт” программасы тәкъдим ителә.
img2410zdaniya-ucherezhdeniyavystavochnyyzalmanezh29-03-201200002
Чарага килүчеләр Габдулла Тукайның кулъязмаларын, үзе исән чакта басылып чыккан әсәрләрен, 1910-1930 еллардагы Казан чагылыш тапкан кинохроника кадрларын күрә алачак. Нәни тамашачыларга “Татармультфильм” студиясенең татар телендәге анимацион фильмнары тәкъдим ителәчәк.
Моннан тыш, кичке 5 тә “Тукай әкиятләре” дип исемләнгән музыкаль-шигъри программа күрсәтү ниятләнә. Габдулла Тукайның рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре оркестрга кушылып яңгыраш табачак, дип хәбәр итә “Казан Кремле” музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

Комментарийлар