Логотип «Мәйдан» журналы

Казан Кремле, Болгар һәм Алабуга тыюлыклары юбилейларын бергә билгеләп үтәчәк

2019 елда Татарстан Республикасының өч зур музей комплексы юбилей датасын билгеләп үтәчәк. «Татар-информ»да Һәйкәлләр һәм тарихи урыннар халыкара көненә багышланган матбугат конференциясендә Бөтенросс...

2019 елда Татарстан Республикасының өч зур музей комплексы юбилей датасын билгеләп үтәчәк. «Татар-информ»да Һәйкәлләр һәм тарихи урыннар халыкара көненә багышланган матбугат конференциясендә Бөтенроссия һәйкәлләрне һәм мәдәниятне саклау җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова шул хакта әйтте.
Казан Кремле, Болгар һәм Алабуга тыюлыклары юбилейларын бергә билгеләп үтәчәк
Болгар музей-тыюлыгы ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Алабуга тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы оешуга 30 ел. Гыйнвар аенда исә «Казан Кремле» музей-тыюлыгына 25 ел тулды, диде ул.
Архитектор-реставратор, Россиянең Мәдәният министрлыгы эксперты Фәридә Зәбирова Татарстанда ЮНЕСКОның беренче музей объекты барлыкка килүне искә төшерде.
«Хәзерге вакытка «Казан Кремле» музей-тыюлыгы концепциясе 90-95 процентка тормышка ашырылган, 25 ел элек мин аны төзүдә турыдан-туры катнаштым. Ә бит ул вакытта Кремльне бөтенләй бикләп, аны бары тик административ урын итә алалар иде. Архитекторлар берлеге, безнең галимнәр аны йозакка бикләргә ярамаганлыгын, бу - мәдәни байлык һәм биредә музей-тыюлык ясарга кирәклеген әйтте», - диде ул.
Аның сүзләренчә, музей комплексларының һәрберсенең юбилее уңаеннан чараларны берләштерү һәм 2019 елның көзендә үткәрү планлаштырыла.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/18/184806/

Комментарийлар