Логотип «Мәйдан» журналы

Казан кинофестивале интернет кулланучылар арасында иң яхшы фестиваль исеме өчен көрәшә

Казан халыкара мөселман киносы фестивале “Иң яхшы фестиваль” исемен алу өчен көрәшә. Иң яхшысы дип санаган кинофестиваль өчен интернет кулланучылар тавыш бирә. “Бүген тавыш бирүнең соңгы көне. Безгә х...

Казан халыкара мөселман киносы фестивале “Иң яхшы фестиваль” исемен алу өчен көрәшә. Иң яхшысы дип санаган кинофестиваль өчен интернет кулланучылар тавыш бирә. “Бүген тавыш бирүнең соңгы көне. Безгә хәзер нибары 200 тавыш җитми”, - ди Казан кинофестиваленең башкарма директоры Миләшү Айтуганова.
Казан кинофестивале интернет кулланучылар арасында иң яхшы фестиваль исеме өчен көрәшә
 
“Иң яхшы фестиваль” исеменә тавыш бирү фестивальләр оештыручыларның «Festival Forum» бизнес-форумының рәсми сайтында һәм социаль челтәрдәге битендә бара. Казан кинофестивален оештыручылар фикеренчә, фестивальнең илнең топ фестивальләре арасында иң яхшысы булып танылу шансы бар.
«Festival Forum» III халыкара бизнес-форум Мәскәүдә 6 һәм 7 февраль көннәрендә үткәреләчәк. Анда Татарстанны Казан кинофестиваленең башкарма директоры Миләшү Айтуганова тәкъдим итәчәк.
Казан кинофестивленә тавыш бирү өчен сылтама - https://vk.com/festivalforum?w=wall-131158702_522

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/28/179687/

Комментарийлар