Казан кабат беренче: аэропортта да тавыш бирәләр
Россиянең 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларында сурәтләнәчәк символлар өчен тавыш бирү азагына якынлашып килә. Твоя-россия.рф сайты аша тавыш бирү 7 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тавы...
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ике генә шәһәр җиңүче дип игълан ителәчәк. Казан кабат беренче урынга күтәрелде. Татарстан башкаласы символлары өчен 340 316 тавыш бирелгән. Икенче урында – Ерак Көнчыгыш (339 283). Кичәге лидер – Сочи шәһәре өченче баскычка төште. Аның символлары өчен 338 013 тавыш бирелгән. Төп көрәш шул өч шәһәр арасында барыр, мөгаен. Чөнки дүртенче урындагы Севастополь шактый калыша – 321 132 тавыш.
Ә ул арада волонтерлар "Казан" халыкара аэропортында актив эш алып бара. Алар 29 сентябрьдән бирле аэропортта эшләп, Россия һәм чит ил туристларын Казан өчен тавыш бирергә чакыра. Чараны оештыручылар – ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан туристлык волонтерлары ассамблеясе.
Комментарийлар