Логотип «Мәйдан» журналы

Казан егете химия буенча Халыкара олимпиадада алтын медаль яулаган

Грузиянең Тбилиси шәһәрендә үткән химия буенча 48нче Халыкара олимпиадада Казан егете Булат Курамшин алтын медаль яулаган.  Фото: http://tat.tatar-inform.ruӘлеге бәйгедә 73 ил катнашкан, Россия команд...

Грузиянең Тбилиси шәһәрендә үткән химия буенча 48нче Халыкара олимпиадада Казан егете Булат Курамшин алтын медаль яулаган. 
mi1 Фото: http://tat.tatar-inform.ru
Әлеге бәйгедә 73 ил катнашкан, Россия командасы данын Мәскәү, Санкт-Петербург егетләре һәм Казаннан Булат Курамшин яклаган.
Быел гына мәктәпне тәмамлаган Булат Курамшин моңа кадәр химия буенча Бөтенроссия олимпиадасында өч тапкыр җиңгән була.
Булат Курамшин КФУның Химия институтына укырга кергән. Киләчәк тормышын да ул химия белән белән бәйләргә уйлый.
Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комментарийлар