Логотип «Мәйдан» журналы

Казан биналарында футболчылар рәсемнәре барлыкка килде

Татарстан башкаласында футбол буенча дөнья чемпионатына Бельгия җыелма командасы килүенә "Рамада"  кунакханәсе каршындагы бинада футболчыларның рәсемнәре төшерелгән баннерлар барлыкка килде.Алар өчәү....

Татарстан башкаласында футбол буенча дөнья чемпионатына Бельгия җыелма командасы килүенә "Рамада"  кунакханәсе каршындагы бинада футболчыларның рәсемнәре төшерелгән баннерлар барлыкка килде.
Алар өчәү. Һәрберсендә бельгия командасының ике уенчысы портреты урын алган.
– Без Казанда Бельгия җыелма командасын бик шатланып каршы алабыз. Әлеге команда - футбол буенча дөнья чемпионаты фаворитларының берсе. Аларның шәһәребездә вакытларын бик яхшы һәм күңелле итеп уздыруларын телибез. Сәламләү билгесе итеп команда тукталган кунакханә каршындагы бинага иң танылган бельгия футболчыларының рәсемнәре төшерелгән баннерлар урнаштырырга булдык, - дип белдерде Казан мэриясе вәкиле.
 
 
Фото: : KZN.RU

Комментарийлар