Логотип «Мәйдан» журналы

Казан белән Ташкент арасында дәүләтара автобус маршруты эшли башлады

Казан белән Ташкент арасында дәүләтара автобус маршруты эшли башлады. Маршрутның озынлыгы - 2,6 мең километр, юл вакыты - 43 сәгать, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.Казаннан беренче автобус Таш...

Казан белән Ташкент арасында дәүләтара автобус маршруты эшли башлады. Маршрутның озынлыгы - 2,6 мең километр, юл вакыты - 43 сәгать, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.



Казаннан беренче автобус Ташкентка 23 ноябрьдә килде. Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге мәгълүматларына караганда, рейслар атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак. Пассажирларга уңайлы Уutong Кытай автобуслары хезмәт күрсәтәчәк.
Үзбәкстан, Россия һәм Казахстан арасындагы килешү нигезендә, автобус рейсы пассажирлары Үзбәкстан-Казахстан һәм Казахстан-Россия чикләрендә өч контроль-үткәрү пункты аша өстенлекле тәртиптә узачак.
«Транспорт дөньясы» Татарстан компаниясе җитәкчелеге – Казан - Ташкент автобус рейсларын ташучы вәкаләтле вәкил сүзләренә караганда, киләчәктә алар Үзбәкстанның башка шәһәрләренә дә шундый маршрутларны эшләтеп җибәрергә ниятли.
Россия белән Үзбәкстан арасында яңа маршрут икенчесе булды. Бу елның сентябрь уртасыннан автобуслар Ташкент белән Түбән Новгород арасында йөри.



 
 
Фото: https://pixabay.com
 

Комментарийлар