Логотип «Мәйдан» журналы

“Казан Аренада” татар эстрадасы йолдызлары катнашында үткән бәйрәм салют белән тәмамланды

РФ Президентын сайлаулар Татарстан башкаласында “Казан Арена” стадионында үткән концерт һәм бәйрәм салюты белән тәмамланды. Фото: https://www.kzn.ruКазанлыларга тавыш бирүдә катнашулары өчен сәхнәдән...

РФ Президентын сайлаулар Татарстан башкаласында “Казан Арена” стадионында үткән концерт һәм бәйрәм салюты белән тәмамланды.
den_7470 Фото: https://www.kzn.ru
Казанлыларга тавыш бирүдә катнашулары өчен сәхнәдән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин рәхмәтләрен белдерде, дип яза Казан мэриясе рәсми сайты.
Казанда 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр 450 сайлау участогы эшләде, ә шәһәрдә барлыгы 906 мең 586 сайлаучы яши. “Выборы” дәүләт мәгълүмати системасы мәгълүматлары буенча, 18.00 сәгатькә Татарстан буенча тавыш бирүчеләр килүе 69,21% тәшкил иткән.
den_7436
den_7299
Концерт 17 сәгатьтә башланды. Стадион янындагы территория өч өлешкә – сәхнә, активлык зонасы һәм фудкорт зоналарына бүленгән иде. Медиа-фасад каршындагы беренче зонада 17.00 сәгатьтә концерт башланды: республиканың эстрада һәм рок йолдызлары, Элвин Грей, Егор Крид һәм Салават чыгыш ясады. Бәйрәм программасын танылган алып баручы Максим Шәрәфетдинов һәм Михаил Волконадский алып бардылар. Активлык мәйданчыгында казанлылар пневматик тирда ата, киртәләр полосасын үтә һәм команда ярышларында катнаша алдылар. Күбесе бәйрәмгә гаиләләре белән килгән. Бәйрәмдә балалар өчен дә мастер-класслар һәм аниматорлар белән чатырлар әзерләнгән иде. Концерт 22.00 сәгатьтән соң тәмамланды.
den_7505
“Бүген илебезнең иң мөһим сайлаулары узды – без Россия Президентын сайладык. Бу бик катлаулы зур процесс, бу – сайлау комиссиясе, күзәтүчеләр, иң әһәмиятлесе – сайлаучылар. Республикада бу процесс бик уңышлы узды. Без көчле Россия һәм көчле Татарстан өчен! Безбарыбыз да киләчәгебез өчен тавыш бирдек!” - диде Рөстәм Миңнеханов. Республика башлыгы казанлыларга тавыш бирүдә катнашучылары өчен рәхмәтен белдерде һәм иминлек теләде.
Концерт бәйрәм салюты белән тәмамланды.
den_7403
 

Комментарийлар