Логотип «Мәйдан» журналы

«Казан Арена» стадионы янындагы яр буенча дөньяда иң озын эскәмия ясарга җыеналар

Тиздән «Казан Арена» стадионы янындагы яр буе танымаслык булып үзгәрәчәк.  Фото: kazanarena.comДендрарий, ботаника бакчасы, аттракционнар паркы, вейк-парк – болар барысы да аның территориясендә б...

Тиздән «Казан Арена» стадионы янындагы яр буе танымаслык булып үзгәрәчәк.
 
g387 Фото: kazanarena.com
Дендрарий, ботаника бакчасы, аттракционнар паркы, вейк-парк – болар барысы да аның территориясендә булачак. Проектчылар стадион янындагы яр буенча дөньядагы иң озын эскәмия ясап, шаккатырырга җыеналар.
– Безнең стадион тирәсендә парковка бар, ә табигый зоналар һәм спорт инфраструктурасы җитеп бетми. Причал булса да, су транспорты өчен парковка да, елга трамвайлары да юк. Әлеге мәсьәләне хәзер генә күтәрүебезнең сәбәпләре бар. Чөнки 2013 елдан без стадионга инвестицияләр җәлеп итү белән шөгыльләндек. Соңгы елда яр буена инвестицияләрне эзләү юнәлешендә эшлибез. Әлбәттә, бу тирәдә бетоннан тагын бер торак комплексы төзеп булыр иде. Әмма без уникаль әйбер эшләргә теләдек, – ди «Казан Арена» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Радик Миннәхмәтов.
Яр буен төзекләндерү һәм үстерү проекты өч юнәлешне колачлый. Гаилә белән ял итү зонасы, спорт мәйданчыклары һәм аттракционнар – боларның барысында да һәркем үзенә ошаган әйберне таба алачак, дип ышандыралар. Парк территориясенә керү бушлай булса да, аттракцион кебек җирләргә түләргә туры киләчәк.
Спорт мәйданчыкларына килгәндә, биредә теннис корты, футбол кыры, минигольф уйнар өчен мөмкинлекләр, велосипед юллары булачак. Казансу елгасы буйлап су таксие, елга трамвайлары йөриячәк, яхт-клуб булдырырга да җыеналар.
– Бу объектларның барысы да табигый ландшафтка яраклаштырылачак. Агачлар, яшеллек күп булачак. Су юлы аша шәһәрнең бер башыннан икенчесенә тиз арада килеп җитә алсак, бу инде бөкеләр проблемасының берникадәр чишелеше булыр иде, – ди «Казан Арена» стадионының генераль директоры урынбасары Булат Литвинов.
«Казан Арена» тирәсендә иң озын эскәмия ясау идеясе дә бар. Ул тормышка ашса, Гиннес рекордлар китабына да керергә мөмкин. Чөнки ул 2 чакрымнан озын булачак. Хәзер 1 чакрымнан артык озынлыкта булган эскәмия Болгариядә генә бар. Казандагысын яктырткычлар белән бизәргә дә җыеналар. Кич белән самолеттан да аны күреп булачак. Җитмәсә, дендрарий, ботаника бакчасы да ачарга җыеналар.
Радик Миннәхмәтов әйтүенчә, яр буен төзекләндерүдә бары тик экологик яктан чиста материаллар гына кулланырга җыеналар. Йомры ташларны (валун) хәтта Уралдан китертәчәкләр.
– 2009 елга кадәр монда тугай булган иде. Биредә 18 төрле сирәк үсемлек үсте. Әлбәттә, «Казан Арена» стадионы, Су спорты төрләре сарае төзелеше бу территорияне үзгәрткән. 80 гектар мәйдандагы су җирләре тартып алынган. Әлеге территориянең бер өлеше Миллениум күпере янында гына калды. Анда бик сирәк үсемлекләр сакланылды. Нәкъ менә ирис болыннары, сирәк абагалар бар иде, – дип ассызыклый КФУның табигатьне төзекләндерү һәм су байлыгыннан файдалану кафедрасы мөдире Нәфисә Минһаҗева.
Монда исә ике генә юл: йә барысын да ничек бар шулай калдырып, махсус рәвештә сакланыла торган табигый зона ясау, яисә саклап калынган табигать участокларына сакчыл рәвештә карап, парк зоналарын булдыру. Вариантлар арасыннан икенчесенә тукталганнар.
Нәфисә Минһаҗева әйтүенчә, яр буен төзекләндерүгә тотынганда, аны экологик яктан дөрес ясау мөһим. «Безнең Кремль яр буе бар. Берсүзсез, ул бик матур. Әмма аның төзелеше экологиягә зур зыян салды. Ә «Казан Арена» стадионы янындагы яр буен экологик материаллар кулланып, йомшак стильдә ясарга кирәк», – ди ул. Яхт-клубны төзүгә исә эколог тулысынча каршы икән. Әгәр бу проект тормышка ашырылса, шушы җирне тирәнәйтергә туры килергә мөмкин, ди. Шунысы да бар: яр буен төзекләндерү проекты экологларга бер ягы белән ошый. Биредә территорияне тулысынча юдыртырга туры килмәячәк.
Мондый зур проектны башкарып чыгарыр өчен дүрт-биш инвестор җәлеп итәргә җыеналар. Финанс ягын исәпкә алсак, проект бюджеты 1 миллиард сум яки аннан да күбрәк булачак.
Яр буен төзекләндерүнең беренче этабы Конфедерацияләр кубогына (2017 елның җәенә) әзер булырга тиеш. Ул вакытка яр буе яшеллеккә күмеләчәк. Икенче этап исә 2018 елның җәендә тәмамланачак. Бу вакытка биредә спорт мәйданчыклары эшләячәк, елга транспорты йөриячәк, күзәтү мәйданчыгы, «Татарстан – миниатюрада» дигән күргәзмә эшләячәк.
Яр буеның тагын бер үзенчәлеге – вейк-парк (вейкбординг – су чаңгысы, акробатика һәм сикерүне үз эченә алган спорт төре). Россиядә ясалма бассейнлы беренче вейк-парк булачак. Ул ел әйләнәсе эшләячәк. Чөнки экстрим юнәлеше бүген популярлар рәтендә. Кыш көне бу паркта сноубордта шуып булачак.
 
http://intertat.ru

Комментарийлар