Логотип «Мәйдан» журналы

Казан Арбитраж суды бинасына атучыларны тоткарлаганнар

Суд бинасына пневматик коралдан аткан ике яшүсмер тоткарланган, алардан полиция хезмәткәрләре сорау алган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Казан буенча Россия ЭЭМ идарәсенең масса-мәгълүма...

Суд бинасына пневматик коралдан аткан ике яшүсмер тоткарланган, алардан полиция хезмәткәрләре сорау алган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Казан буенча Россия ЭЭМ идарәсенең масса-мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе Рәшит Хамидуллинга хәбәр итүе турында яза.
g1
 
Яшүсмерләрнең сүзләренә караганда, аларның суд бинасына атарга ниятләре булмаган. Алар пневматик пистолеттан бары банкаларга атканнар, суд тәрәзәсенә ялгыш эләккән.
Полиция бинага атучыларны видеокүзәтү камералары язмасы ярдәме белән ачыклаган. Полиция бүлегендә малайлардан сорау алганнар һәм өйгә кайтарганнар. Алар гаепләрен таныган һәм үкенгән.
“Хулиганлык” маддәсе буенча элек кузгатылган җинаять эше кысаларында тикшерүләр алып барыла, аннары яшүсмерләрнең гамәлләренә бәя биреләчәк.
 
 

Комментарийлар