Логотип «Мәйдан» журналы

Казан аквапаркында Түбән Новгород кызын үлемгә китергән сәбәпләр ачыкланды

Түбән Новгородтан Казанга кунакка килгән 21 яшьлек кызның аквапаркта су коенганда вафат булуы турында хәбәр ителгән иде. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдә...

Түбән Новгородтан Казанга кунакка килгән 21 яшьлек кызның аквапаркта су коенганда вафат булуы турында хәбәр ителгән иде.
 
7d6ae121-8a68-4d43-89bd-1cccd3d3f188-300x184
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий биргән мәгълүматларга караганда, кызның кинәттән йөрәге туктаган.
Яңа гына өйләнешкән пар “Ривьера” аквапаркында ял иткән. Су коенганда кыз үзен начар хис итә, медицина ярдәме күрсәтелүгә карамастан, шунда вафат була, дип хәбәр итә Татар-информ.

Комментарийлар