Логотип «Мәйдан» журналы

“Казан” агропаркына быел көненә 10 меңгә күбрәк сатып алучы йөри башлаган

“Ял көнендә агросәнәгать паркына килүчеләр саны 35 меңгә кадәр җитә”, - диде “Казан” агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Власов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференцияс...

“Ял көнендә агросәнәгать паркына килүчеләр саны 35 меңгә кадәр җитә”, - диде “Казан” агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Власов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә. 2018 елда агросәнәгать паркына ял көннәрендә 24 меңнән артык сатып алучы, барлыгы 3 миллионнан артык кеше килгән булган.
“Казан” агропаркына быел көненә 10 меңгә күбрәк сатып алучы йөри башлаган
“2018 ел агропарк өчен бик уңышлы булды. Планлаштырылган күрсәткечләргә ирештек, Татарстан җитәкчелеге алдындагы бурычларны үтәдек. Авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә бар шартлар да тудырыла. Елдан-ел Татарстаннан да, Россия төбәкләреннән дә эшмәкәрләр продукция китерергә, сакларга һәм эшкәртергә тели. Безнең тәҗрибәне федераль төбәкләр, ерак һәм якын чит ил вәкилләре өйрәнә, бу безне куандыра”, - диде Олег Власов.


  • “Казан” агросәнәгать паркы – заманча, күпфункцияле технологик комплекс, аның эшчәнлеге республика авыл хуҗалыгында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә юнәлдерелгән. Агросәнәгать паркы алты ел буе халыкка шушы төбәктә җитештерелгән экологик чиста продукция тәкъдим итә һәм шәһәр халкына җирле продукция җитештерүчеләрне таныта.


Олег Власов бүген агросәнәгать паркында 1200дән артык эш урыны исәпләнүен әйтте. “287 резидент үз продукциясен сата, ипи пешерү, ит, сыр, балык продукциясен эшкәртү цехлары эшләп килә. 287 мәйданда 22 эшкәртү производствосы бар. Товар әйләнеше 1,6 млрд сум тәшкил итә. 2018 елда 7500 тонна продукция, ягъни былтыргыдан 500 тоннага күбрәк, җитештерелгән”, - диде ул.

Олег Власов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен җәлеп итү юнәлешендә системалы эш алып бару, җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен өстенлекләр хакында да сөйләде. “Җитештерүчеләрнең эшчәнлеген җайга салу өчен аренда урыннарын түбән бәядән тәкъдим итәбез, сату өчен кулай булган урыннарны билгелибез. Ерак районнардан килгән фермерлар өчен кунакханә, арендаторлар өчен офис үзәге эшли”, - диде ул.
2018 елда агропаркның табышы 16 миллион сум тәшкил иткән. 2018 елда “Казан” агросәнәгать паркына Россия төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдән 30дан артык делегация килгән. Олег Власов хәбәр иткәнчә, агропаркта 84 суыту витринасы эшли. “Казан” агросәнәгать паркында продукциягә ветеринария тикшерүләре дә үткәрелә. Узган елда 20266 тонна авыл хуҗалыгы продукциясенә экспертиза уздырылган. Шуның 51 тоннадан артыгына сатуга рөхсәт бирелмәгән”, - диде Власов.


Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/19/182907/

Комментарийлар