Логотип «Мәйдан» журналы

«Казан» аэропорты дөньяның иң яхшы 10 аэропорты исемлегенә керде

«Казан» халыкара аэропорты Skytrax бәяләве буенча елга 5 млн кешегә кадәр пассажир агымы булган дөнья аэропортлары рейтингында тугызынчы урынны алды. Бу хакта аэропорт матбугат хезмәте хәбәр итә.«Каза...

«Казан» халыкара аэропорты Skytrax бәяләве буенча елга 5 млн кешегә кадәр пассажир агымы булган дөнья аэропортлары рейтингында тугызынчы урынны алды. Бу хакта аэропорт матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казан» халыкара аэропорты Россиянең әлеге рейтингка кертелгән бердәнбер һәм беренче аэропорты булып тора», – дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Рейтингны «Лондон-Сити» (LCY) аэропорты җитәкли, шулай ук Люксембург (LUX) һәм Баку (GYD) аэропортлары иң яхшылар дип танылды.

  • Skytrax - төрле авиакомпанияләр һәм аэропортлар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын өйрәнү буенча махсуслашкан Британия бәйсез тикшеренү консалтинг компаниясе.


Фото: vk.com

http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/08/184135/

Комментарийлар