Логотип «Мәйдан» журналы

Казакъстанда "намуслылык кибетләре" барлыкка килгән

Казакъстанда гадәти булмаган кибетләр барлыкка килгән.Астана, Алма-Ата һәм Шымкент шәһәрләренең берничә вузында "намуслылык кибетләре" ачылган, аларда кибетче дә, касса аппараты да юк. Кирәк булган әй...

Казакъстанда гадәти булмаган кибетләр барлыкка килгән.


Астана, Алма-Ата һәм Шымкент шәһәрләренең берничә вузында "намуслылык кибетләре" ачылган, аларда кибетче дә, касса аппараты да юк. Кирәк булган әйберләрен студент билгеле бер суммага үзе җыя, аннан соң махсус тартмада акчасын салып калдыра. Әлеге проектның авторлары билгеләп үткәнчә, мондый кибетләр яшьләрдә уңай сыйфатлар, әдәплелек һәм намуслылык тәрбияләү максатында ясала.


Чыганак: https://islam-today.ru

Комментарийлар