Логотип «Мәйдан» журналы

Кавын орлыгын ташларга ашыкмагыз!

Кавынның орлыклары да бик файдалы икәнлеген белә идегезме?Сезонында карбыз белән кавынны ашап калырга кирәк. Алар сәламәтлек өчен файдалы. Организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистарталар.Кавында се...

Кавынның орлыклары да бик файдалы икәнлеген белә идегезме?


Сезонында карбыз белән кавынны ашап калырга кирәк. Алар сәламәтлек өчен файдалы. Организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистарталар.


Кавында серотонин (бәхет гормоны) бүленеп чыгуга ярдәм итүче матдә бар. Шуңа да аны ашагач кәеф күтәрелә. Ул шулай ук иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, баш мие эшчәнлеген арттыра, хроник ялкынсынулы авыруларга каршы көрәшә.
Ә менә кавын орлыкларын бөер ташы авыруыннан дәвалану өчен кулланалар. Киптереп, он итеп тарттырылган кавын орлыкларын кайнаган салкын суга салып болгатыгыз. Эчемлекне сөзеп, көнгә 2-3 тапкыр яртышар стакан кабул итегез.
Сәламәт булыгыз!

Фото: Food photo created by stockking - www.freepik.com


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2020-09-18/kavyn-orlygyn-tashlarga-ashykmagyz-743115

Комментарийлар