Логотип «Мәйдан» журналы

КАРУРМАН

Без адаштык бугай карурманда,Урманның да насыйп безгә карасы.Кайсы кошның авазына иярик соң,Татар иле?! —Идел-Урал арасы.Чәнечкеле чыбыкларны араладык —Кайсы якка таба юллар ярасы?Без бит, ахры, кыйбл...

Без адаштык бугай карурманда,
Урманның да насыйп безгә карасы.
Кайсы кошның авазына иярик соң,
Татар иле?! —
Идел-Урал арасы.
Чәнечкеле чыбыкларны араладык —
Кайсы якка таба юллар ярасы?
Без бит, ахры, кыйблабызны югалтканбыз,
Татар иле?! —
Идел-Урал арасы.
Батырларның каберләрен карлар күмә,
Алар артта онытылып каласы…
Сине кемнәр йөрәгендә алып чыгар,
Татар иле?! —
Идел-Урал арасы.
Туган телен кем теләнеп сорап йөри?
Маңгайларда безнең кемнәр яласы?
Кыршау булып кыса җанны чик сызыгы,
Татар иле…—
Идел-Урал арасы.
Әй кара да гына урман, караңгы төн!
Затлы атлар кайдан эзләп табасы?
Сүнеп ята йонлач йолдызлар астында
Татар иле —
Идел-Урал арасы.
Карурманда адашкан бу улларыңа
Синең белән кая кадәр барасы?
…Йөзебезне туфрагыңа яшерербез,
Татар иле —
Йөрәгемнең ярасы.


Ркаил ЗӘЙДУЛЛА

Комментарийлар