Логотип «Мәйдан» журналы

Картлык ничә яшьтә башлана?

Россиялеләрнең 32 проценты 50-59 яшьлек кешеләрне инде картлар рәтенә кертергә була, дип уйлый.  Шул ук вакытта, илебез халкының 31 проценты ныклы ышаныч белән картлык 60-69 яшьләрдән дә иртә баш...

Россиялеләрнең 32 проценты 50-59 яшьлек кешеләрне инде картлар рәтенә кертергә була, дип уйлый.
 
Шул ук вакытта, илебез халкының 31 проценты ныклы ышаныч белән картлык 60-69 яшьләрдән дә иртә башланмый, дип белдерә. Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге бу хакта кешеләрдән сорау алу үткәргән.
Сорау алуда катнашканнарның 16 проценты картлыкның 70-79 яшьләрдән соң гына башлануына ышана, ә 6 проценты 80не узганнарны гына карт саный.
Халыкның 4 проценты 40-49 яшьлекләрне инде өлкән яшьтәгеләр рәтенә кертә. Ә менә 1 процент картлыкны 40ка кадәр үк башлана, дип уйлый.
Сорау алу нәтиҗәсе картлыкның уртача 63 яшьне үзгач башлануын ачыклаган.
Фото: https://pixabay.com
 
https://kiziltan.ru

Комментарийлар