Логотип «Мәйдан» журналы

Карлыган холестеринны киметә

Билгеле булуынча, инсультка китерә торган төп сәбәпләрнең берсе – югары кан басымы һәм организмда холестеринның күп булуы.

"Дарулардан тыш, холестеринны төрле файдалы үләннәр һәм җимешләр белән дә киметеп була.

Әйтик, карлыган белән. Аның җимешен вакытында җыеп алып киптерегез. 1 стакан суга 2 аш кашыгы кипкән карлыган салып төнәтегез. Көненә 2-3 тапкыр 0,5-1 стакан эчегез. Карлыганның яфрагын да киптереп куегыз. 2 стакан суга 2-3 аш кашыгы карлыган яфрагы салып төнәтеп, көненә өч тапкыр яртышар стакан эчегез", - дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Автор: Фануз Хабибуллин

 

Фото: pixabay.com

 
Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Karligan-holesterinni-kimet-837592/

 

 

 

Комментарийлар