Логотип «Мәйдан» журналы

Карлыган куакларын эшкәртергә вакыт

Корткычлардан җиңел һәм зыянсыз котылу ысулы бар.— Елдан-ел бакчадагы уңышка һөжүм итүче корткычлар күбәя. Аларга каршы кулланылган инсектицидлар, фунгицидлар, пестицидлар исемлеге озыная, тик күпчеле...

Корткычлардан җиңел һәм зыянсыз котылу ысулы бар.
karlygan-kuagy
— Елдан-ел бакчадагы уңышка һөжүм итүче корткычлар күбәя. Аларга каршы кулланылган инсектицидлар, фунгицидлар, пестицидлар исемлеге озыная, тик күпчелек очракта алар авыруга каршы тора алмый. Бу уңайдан бакчачыларда да гаеп бар, вакытында эшкәртмиләр, — диде Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгече Лилия Нуретдинова. — Куакларга һәм булачак уңышка зыяны булмаган бер ысул бар. Бәлки, күпләрегез аны кулланадыр да — куакларга, беренче чиратта, карлыганга иртә яздан кайнар су кою. Кайнар су карлыган бөреләрендә кышлаган талпанны юк итә. Бу талпан бөредә яшеренеп, яз җитү белән бөре эчендәге яфракны ашый һәм уңышка зур зыян китерә.
Онлы чыкның башланган мәлендә кайнар суның ярдәме тия. Көннәр җылыну белән бу авыру тарала башлый, һәм, чара күрелмәгән очракта, җәй уртасына куакны корытуы ихтимал. Бу авыруга карлыган һәм крыжовник аеруча тиз бирешә. Кайнар су куакның тамырына зыян китерер дип куркырга ярамый. Куакларны эшкәрткәндә, су температурасы 60-70 градус чамасы булырға тиеш. 80 градустан югарырак булса, су бетләрне генә түгел, бөреләрне дә үтерәчәк.
Кайнар су белән эшкәрткәннән соң, куакта чәчәкле бөреләр саны да бермә-бер артачагын исегездән чыгармагыз.
 
Фото: pimg.mycdn.me

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар