Логотип «Мәйдан» журналы

Кариевлылар Габдулла Кариевны искә алырга чакыра

2018 елның 8 маенда татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер һәм режиссер Габдулла Кариев тууына 132 ел тулды.Бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы те...

2018 елның 8 маенда татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер һәм режиссер Габдулла Кариев тууына 132 ел тулды.
kariev2-266x330
Бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Габдулла Кариевның туган авылы Күлбай-Морасада “Бер мәхәббәт тарихы” спектаклен күрсәтә. Спектакль Габдулла Кариевның тууына 132 ел тулу һәм Бөек Җиңү көне уңаеннан куела.
Шулай ук 10нчы майда сәгать 10.00да Кариев театры Казанның Яңа татар бистәсе зиратына Габдулла Кариев каберен зиярат кылачак. Әдәбият, сәнгать, дин әһелләре, театр коллективы аның рухына дога кылып, каберенә чәчәкләр салачак.
10 майда 9.00 сәгатьтә Кариев театрыннан (Петербург урамы, 55б йорты) зияратка махсус автобус китә. Килүчеләрнең очрашуы – зияратка керә торган капка янында 10.00 сәгатьтә.

Комментарийлар