30 ноябрь көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Кәҗүл читек» спектакле премьерасы узачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Кариев театрында яңа премьера
30 ноябрь көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Кәҗүл читек» спектакле премьерасы узачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.Авторы – Гаяз Исхакый, режиссер...
Авторы – Гаяз Исхакый, режиссер һәм пластик режиссер – Ренат Әюпов, инсценировка – Нәзифә Кәримова, рәссам – Илшат Вилданов, композитор – Миләүшә Хәйруллина.
Гает бәйрәме – халкыбызның дини йолаларының берсе. Гает бәйрәмен өлкәннәр дә, балалар да көтеп аладыр, мөгаен. Иртән мичтә пешкән тәмле коймакның хуш исенә уянып китеп, тәмләп чәй эчү... Матур, чиста киемнәр киеп мәчеткә бару... Спектакль герое Әхмәдулланың да күптәнге хыялы бу. Чөнки әтисе бәйрәмгә яңа кәҗүл читек алып кайтырга вәгъдә бирде бит...
Спектакль Ренат Әюповның пластик режиссер буларак беренче тәҗрибәсе һәм яшь артист Ләйсән Закированың Әхмәдулла ролендә дебюты белән үзенчәлекле. Тамаша «Бердәм Россия» Гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.
Комментарийлар