Сентябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үз стилен уйлап табу буенча конкурс игълан иткән иде. Ноябрьдә логотип сайлап алуның беренче этабы башланды, дип хәбәр театрның матбугат хезмәте.
Кариев театры яңа логотип сайлый
Сентябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үз стилен уйлап табу буенча конкурс игълан иткән иде. Ноябрьдә логотип сайлап алуның беренче этабы башланды, дип хәбәр теат...
Конкурска Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентларыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 44 эш кабул ителде. Алар арасында экспертлар тарафыннан 16 логотип сайлап алынды. Икенче этапта Кариев театры артистлары һәм хезмәткәрләре үзләренә ошаган логотип өчен тавыш биргәннән соң, финалга 3 лидер чыкты. Хәзерге вакытта театр социаль челтәрләрендә конкурсның өченче этабы бара: анда тамашачылар үзләре җиңүчене сайлый.
Тавышны театрның Вконтакте челтәрендә бирергә мөмкин.
P.S. Театр җитәкчелеге соңгы карарны кабул итү хокукына ия.
![j2c7l7wjbgy](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2018/12/J2C7L7WJbgY-e1544015343292.jpg)
![4msvs7ejsn0](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2018/12/4mSvS7eJSN0-e1544015356923.jpg)
![wx9zriqpdqi](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2018/12/WX9zRIqpdQI-e1544015367518.jpg)
Комментарийлар