Логотип «Мәйдан» журналы

Кардиологиядә урак өсте: «Температура кинәт үзгәрсә, инфаркт-инсульт куркынычы арта»

«Дару эчүен туктаткан кешеләр иртәме-соңмы безгә килеп эләгәчәк»— Йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшү температураның кисәк алмашынуына бәйле булырга мөмкин. Гыйнварда температура +2-3 булып, анна...

«Дару эчүен туктаткан кешеләр иртәме-соңмы безгә килеп эләгәчәк»
— Йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшү температураның кисәк алмашынуына бәйле булырга мөмкин. Гыйнварда температура +2-3 булып, аннары кисәк — 20 гә кадәр төшә икән, шушы көннәрдә өзлегүләр ешаюын, йөрәк-кан тамырлары авыруларының кисәк артуын күзәтәбез.
Хәзер менә яз, шатлык хисе, кояш күбрәк кебек булса да, яз көне дә +2 дән кинәт — 22 гә төшкән көннәр була шул. Әле яңарак кына да шундый көннәр булды. Без инфаркт, инсульт белән күп килерләр инде дип көткән идек. Аннары температура берникадәр тотрыклангач, андый пациентларның кимүен күрдек.
Җәй көне дә челләдә кисәк яшенле салкын яңгырдан соң температура +10гә калса да, берәр начар хәл килеп чыгарга мөмкин. Тотрыклы һава басымы безнең өчен иң яхшысы, — диде Республика клиник хастаханәсенең кардиология бүлеге мөдире Альберт Гыйльманов.
Аеруча кемнәргә куркыныч яный соң? Табиб әйтүенчә, бу төркемгә ике категория кешеләр керә.
— Беренчесе — йөрәк-кан тамырлары авырулары булуын белгән кешеләр. Алар кан басымын вакытында үлчәп торырга, кан күрсәткечләрен тикшертергә, даруларын эчәргә тиеш. Бавырны, ашказанны чистартам дигән булып, дару эчүен туктаткан кешеләр иртәме-соңмы безгә килеп эләгәчәк. Дару эчүдән баш тарту - гомерне озайтудан баш тарту белән бер.
Икенче төркем — авырып китү ихтималы зур булган, ләкин әле үз чирләре хакында белмәүчеләр. Бу күбрәк тормыш рәвешен кисәк үзгәрткән кешеләр булырга мөмкин. Әйтик, элек чаңгыда бер дә йөрмәгәннәр һәм чаңгыда шуа башлыйлар. Физик көчәнешләре арта. Йөрәк бер көчәнешкә ияләнгән, ә алар аңа башка көчәнешне бирә.
Кайчандыр үзләренә спорт белән шөгыльләнергә сүз биргән кешеләр дә очрый. Киткәннәр ди фитнеска шөгыльләнергә һәм аларның да йөрәк өянәге булырга мөмкин. Мунчага керүчеләргә дә кагыла. Мәсәлән, моңарчы мунчага кергәне булмаган, каядыр барып, мунча керә. Кан тамырлары әзер түгел, алар киңәя, ә урамга чыккач тарая, нәтиҗәдә, ахыры аяныч булырга мөмкин. Тәмәке тартучылар да куркыныч янаган төркемгә керә: тәмәке тарту йөрәк-тамыр авыруларын берничә тапкыр арттыра.
Әгәр баш каты авыртса, эчтә ниндидер сызланулар, кисәк ниндидер дискомфорт булса, бу вакытта үзеңне күзәтергә, табибка барырга кирәк.
«Алтын сәгать» кагыйдәсе бар. Бер сәгать эчендә кардиолог-табиб авыруны туктата ала. Табибка карар кабул итү өчен 10 минут һәм операция уздыру өчен 30 минут вакыт кирәк. Ә аңа кадәр 20 минутның 5 минуты пациентны кайсы хастаханәгә озатуны хәл итү өчен һәм юлга 15 минут кирәк. Хәл яхшырыр әле дип, иртәгә-берсекөнгә калдырасы түгел, — дип катгый кисәтте Альберт Гыйльманов.

Әгәр йөрәкнең кинәт хәлсезләнгәнен, йөрәк какканын яки кысканын тоясың икән, табиб түбәндәгеләрне киңәш итте.
- Физик көчәнешне туктатырга, тынычланырга, йөрәк тибешен, кан басымын карарга, чөнки пульс һәм кан басымы артуы кан әйләнешен бозып, тромблар барлыкка килүгә китерә. Пульс югары булган саен, йөрәк канны азрак ала.
- Әгәр күкрәктә авырту 2-3 минутта узмаса, йөрәк авырулары булган пациентларга нитроглицерин бар. Нитроглицерин булышмаса, 2-3 минуттан тагын нитроглицерин эчеп карарга. Алай да җибәрмәсә, 5 минут эчендә хастаханәгә бару юлын карарга.
- Әле моңа кадәр авырмаган кешеләргә нитроглицеринсыз гына да тынычланырга тырышырга кирәк. 5 минутта тынычлана алмаса, шулай ук табибка бару турында уйларга тиеш. Ашыгыч ярдәм чакырган очракта, табибларның килеп җитүенә дә вакыт китүен онытмаска кирәк.
— Гадәти көннәрне тәүлеккә 1-3 кеше килсә, кисәк җылыту яки салкынайту булганда, тәүлегенә 20ләп кеше килә. Бу - берәр территориягә беркетелгән 100 мең кешедән якынча 10 кеше.
Әгәр кеше тарта икән, безнең кулларга 26-28 яшендә үк килеп эләгергә мөмкин. Тартмаса, нигездә, 50 яшьтән узганнар, 65 яшьтән өлкәнрәкләр еш мөрәҗәгать итә. Тәмәке тартучы кеше, иртәме-соңмы, барыбер миңа килеп эләгәчәк.
Пациент үз чирен белә икән, холестерин җыелып бармасын өчен, профилактика максатыннан даруларны гел эчәргә кирәк.
Йомгаклап әйткәндә, йөрәк-тамыр авырулары кискенләшүдә төп сәбәпләр:
- Метеосизгерлек роль уйный. Кан басымы күтәрелә, йөрәк тибеше ешая, кан әйләнеше бозыла һәм кан тамырлары шартлауга китерә.
- Кешегә салкын тисә, ялкынсыну булса, шулай ук кан басымы үзгәрә, йөрәк тибеше арта.
- Уңай, тискәре эмоцияләр йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүгә китерә. Әйтик, кешенең эшендә проблемалары аркасында кан басымы күтәрелеп, инфаркт яки инсультка китерә ала, дип - дип сөйләде бүлек мөдире.
- Альберт Гыйльманов әйтүенчә, инфаркт алды халәтендә, ягъни тотрыксыз стенокардия белән аларның бүлегенә аена 100ләп кеше, инфракт белән 60-70ләп кеше китерелә. Йөрәккә 100ләп операция үткәрелә.

«Табиблар сакланырга куша, без авылда сакланып та бетә алмыйбыз кебек»


Чирмешән районы Туймәт авылыннан Мидхәт Кәримовка 60 яшь. 2017 елдан бирле йөрәк белән авыруын әйтте. Өч малай атасы. Шофер, агроном, инженер-механик та булып эшләгән.

— Монда өченче мәртәбә ятам. Инфаркт ук түгел, инфаркт алды халәте дип атала инде ул. Өченче мәртәбә стент куйдырам инде. Әйбәт карыйлар монда.
Кем белгән инде бу авыруның нәрсәдән икәнен? Авылда тормыш җиңел түгел, дөнья куабыз, эшлибез, кайгылар да күрдек инде. Үзем тартмыйм, эчү бәйрәмдә генә. Бу юлы Яңа елдан бирле күкрәк кыса башлады. Шөкер, хәзер операциядән соң хәлем яхшырды.
Табиблар сакланырга куша, без авылда сакланып та бетә алмыйбыз кебек инде. Хатынга да булышырга кирәк, — дип сөйләде Мидхәт абый.
Нәселләрендә дә йөрәк чире бар икән. Әтисе — 57, энекәше 51 яшендә йөрәк белән китеп барганнар.

«Үзебезне сакларга тырышабыз, оныкларның туена да барасы бар бит әле»


Лаеш районы Нармонка авылыннан Гөлсирә Мөхәммәтҗановага 68 яшь.
— 25 елдан бирле гипертония белән авырыйм. Ике ел элек коронография ясап, стент куйдылар. Стентның нинди хәлдә икәнен тикшерү өчен, өстәмә дарулар кирәк түгелме икән дип, табиб белән киңәшергә килдем. Нәкъ ике ел элек март аенда куйган иделәр стентны.
Әле менә бу юлы да 8 марттан соң кан басымы күтәрелеп китте. Безнең нәселдә дә бар инде: өч буын да кан басымы белән тилмерәбез.
43 ел буе мәктәптә укытучы булып эшләдем. Шуның нәтиҗәләредер инде ул. Бик җиңел түгел бит укытучы булу, җиңел булса, бөтен кеше анда эшләргә барыр иде. Теләгең булса гына эшләргә кирәк укытучы булып.
Һава торышы ничек үзгәрүгә карап, даруларны үзем кайчан, күпме эчәсен көйләп яшим. Әгәр температура кинәт үзгәрсә, кан басымын үлчим дә, кирәк булса дару эчәм. Кемгәдер файдасы тигән дип, кеше сүзе белән генә дару эчкәнем юк. Табиб киңәшеннән башка эчмим. Хәлемне белгәнгә күрә, кызу мунчага да кермим, икенче көнгә генә керәм. Хәзер маллар да тотмыйбыз инде, тавыклар гына бар, үзебезне сакларга тырышабыз, оныкларның туена да барасы бар бит әле, — дип сөйләде Гөлсирә апа.

Ревматолог табиб Рифкать Габдрәкыйпов та йөрәк сәламәтлеге какшаган пациентларга үзләренә игътибарлы булырга киңәш итте. «Яз-көз айларында һаваның температурасы җылынуына яки кисәк алмашынуына авыру кешеләр организмы дөрес җавап бирә алмый. Кеше һәрвакытта да үзенә игътибарлы булырга, йөрәк тибешен карарга, көндәлек алып барырга тиеш. Ковид кичергәннәрнең табиб күзәтүе астында булуы зарур. Бу таҗлы вирус зәһәр нәрсә, органнарның әйбәт эшләвен боза, йөрәк-кан тамырлары, үпкәләр, буын авырулары да көчәеп китәргә мөмкин», — диде ул.
Невролог табиб хроник чире булганнарга, тромб барлыкка килмәсен, ишемия булмасын өчен аспирин эчәргә киңәш итте. «Кайбер кешеләр ваемсызлыгы белән баш авыртуына да карамый, кан басымы күтәрелүен дә тоймый. Бакчага да чыгып эшли. Дару эчкән кеше барыбер сакланган инде. Башы авырткан кешенең баш миенә кан саварга мөмкин. Ул терапевтка бара, инсульт билгеләре юк та кебек, аннары табибта снимок ясагач, баш миенә кан сауганы күренә. Аннары сәбәбен эзлибез. Гадәти булмаган баш авыртуына гел игътибар итәргә кирәк», — диде диде Республика клиник хастаханәсенең неврология бүлеге мөдире Марат Хәйруллов.
 

Фото: Гөлнар Гарифуллина, Республика клиник хастаханәсе сайты, Михаил Захаров



https://intertat.tatar/news/health/16-03-2021/kardiologiyad-urak-ste-temperatura-kin-t-zg-rs-infarkt-insult-kurkynychy-arta-5812883

 

Комментарийлар