Логотип «Мәйдан» журналы

Карбыз белән кавын турында

Сезонында карбыз белән кавынны ашап калырга кирәк. Алар сәламәтлек өчен бик файдалы, организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистарта.Кавында серотонин (бәхет гормоны) бүленеп чыгуга ярдәм итүче матдә...

Сезонында карбыз белән кавынны ашап калырга кирәк. Алар сәламәтлек өчен бик файдалы, организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистарта.d1be10551a0a8eed729a32d187148526
Кавында серотонин (бәхет гормоны) бүленеп чыгуга ярдәм итүче матдә бар. Шуңа да аны ашагач, кәеф күтәрелә. Ул, шулай ук, иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, баш мие эшчәнлеген арттыра, хроник ялкынсынулы авыруларга каршы керәшә. Җимештә тимер күп. Төше цинкка бай. Ирлек көчен арттырырга теләгәндә кавынның кипкән төшләрен изеп, көнгә 3 тапкыр 1әр чәй калагы кабул итәләр.
Карбызда исә ашкайнату процессын җайга салучы клетчаткалар, җиңел эшкәртелә торган углеводлар, С, В1, В3, РР витаминнары, магний, калий, тимер, марганец, никель бар. Карбызны бөер авырулары вакытында бәвел кудыручы чара буларак кулланырга киңәш итәләр. Кабыгы баш өянәгеннән котылырга булыша. Моның өчен юеш ягын чигәгә куеп, 20-30 минут тоталар.
Кавынның йомшагы А витаминына бай. Ул тирене йомшарта, шома итә, чәчне сәламәтләндерә. Аның өчен кавынны биткә сөртергә һәм кабыгын тирегә ышкырга кирәк. Кавын агарту үзлегенә ия. Сипкел һәм пигмент таплар булганда файдалы. Сутын, 1:1 нисбәтендә сөткә кушып, коры тирегә сөртәләр. Аны чәч төбенә ышкырга да мөмкин. 20-30 минуттан шампунь белән юалар. Процедураны атнага 2-3 тапкыр кабатлау зарур.
Карбыз төшеннән чистартучы һәм туендыручы битлек ясарга мөмкин. Карбызның төшен иттарткычтан чыгаралар һәм бераз гына кайнаган су өстиләр. Барлыкка килгән катнашманы 10-15 минутка биткә сөртәләр. Юып төшергәч, бит тиресенең нәфисләнгәнен сизәрсез. Карбыз сутыннан лосьон һәм тоник ясарга була. Аның өчен сутын туңдырырга һәм барлыкка килгән боз белән бит тиресен ышкырга кирәк. Мондый чара теләсә нинди тиренең тонусын күтәрә.
Карбыз яисә кавын белән агуланганда ашыгыч ярдәм килгәнче ашказанын чистарту шарт. Аның өчен күп итеп содалы су эчәләр һәм тел төбенә басып косалар. Шуннан соң мәтрүшкә, бөтнек яки арыслан койрыгы үләне салынган чәй эчәләр. Дөге яки солы төнәтмәсе кулланырга да мөмкин. 3 көн бернәрсә дә ашамаска, сохари белән генә тукланырга киңәш ителә.
 
Фото: pixabay.com

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Karbiz-bel-n-kavin-turinda-365671/

Комментарийлар