Логотип «Мәйдан» журналы

“Каравон”да Татарстан ансамбльләре Надежда Бабкина белән бергә чыгыш ясаячак

29 майда Лаеш районының Никольское авылында 24нче тапкыр “Каравон” рус фольклор фестивале узачак.Фестивальдә Татарстан һәм күрше төбәкләрдән фольклор ансамбльләр катнашачак, шулай ук бәйрәмгә танылган...


29 майда Лаеш районының Никольское авылында 24нче тапкыр “Каравон” рус фольклор фестивале узачак.


8Cq_-FLviJ4
Фестивальдә Татарстан һәм күрше төбәкләрдән фольклор ансамбльләр катнашачак, шулай ук бәйрәмгә танылган җырчы Надежда Бабкинаны көтәләр.

“Каравон” бәйрәменең туган йорты – Никольское авылында бүгенге көндә кунакларны кабул итәргә әзерлек тулы көченә бара. Традиция буенча, биредә бәйрәм сәхнәсе авыл үзәгендә корылып куела, ә аның янындагы урамнарда халык һөнәрчелеге ярминкәсе, сәүдә рәтләре тезелеп китә. Быел ансамбльләр әйлән-бәйлән әйләнәчәк мәйданга таш түшәлде, һәм төсле ташлар файдаланып анда фестивальнең кояш рәвешендәге эмблемасы да сурәтләнде, гомумән, күп кенә авыл урамнары төзекләндерелде. Ансамбльләргә чыгыш ясарга уңайлы булсын өчен үзәк мәйданга таш җәяргә узган ел бәйрәмне караганда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәш иткән иде.
Быел 29 майга билгеләнгән “Каравон” фестиваленә Татарстанның Азнакай районыннан “Сударушка”, Алексеевскийдан “Вечерок”, Әлмәт районыннан “Русские узоры”, “Рябинушка”, “Купава”, Арчадан “Русская песня”, Балтачтан “Веретенце”, Бөгелмәдән “Сокольская курчаночка”, “Любава”, “Зарев”, Югары Осланнан “Калинушка”, Яшел Үзәннән “Ивушка”, “Матрешки”, “Лира”, Кама Тамагыннан “Оберег”, Кукмарадан “Калинка”, Мамадыштан “Сударушка” һәм тагын ике дистә шәһәр, районнан, күрше төбәкләрдән ансамбльләр көтәләр. Бәйрәмнең кунаклары исә “Каравон” ансамбленең өлкән буыны – халыкның милли-мәдәни традицияләрен яңа буыннарга саклап җиткерә алган олы яшьтәге абый һәм апалар булачак. Шулай ук бәйрәмгә Мәскәүдән “Беренче канал”ның “Играй, гармонь!” тапшыруы җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты Анастасия Заволокина һәм танылган җырчы Надежда Бабкина чакырылган.
Бәйрәм программасы исә “Каравон” кәләшенә багышланачак, кунакларга рус халкының борынгы җырлары һәм биюләре аша гаилә кыйммәтләрен таныткан ярәшү йоласын күрсәтәчәкләр. Сәхнәдәге күренеш зур видеоэкраннан да трансляцияләнәчәк, һөнәрчеләр кызыксынган кешеләргә мастер-класслар үткәрәчәк, балалар өчен уен мәйданчыклары оештырылачак.

 
 
 http://intertat.ru/tt

 

Комментарийлар