Логотип «Мәйдан» журналы

Кар туктарга уйламый: Татарстанда рекорд куела

Алдагы тәүлекләрдә явым-төшемнең айлык нормасының яртысыннан артыгы явар дип фаразлана. Бу хакта идарәдә метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина сөйләгән."Мартның беренче яртысындагы аномал...



Алдагы тәүлекләрдә явым-төшемнең айлык нормасының яртысыннан артыгы явар дип фаразлана. Бу хакта идарәдә метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина сөйләгән.


main12305567_b8e5b4c11d5c79012e0830806c73a048

"Мартның беренче яртысындагы аномаль җылылардан соң, һава торышы янә кышкы сценарий буенча үзгәрә башлады. Башта сизелерлек суытты. Ә хәзер Кара һәм Урта диңгез тирәсеннән көньяк-көнбатыш циклон чыгу, аларның фронталь бүлекләре  узу сәбәпле кар, юеш кар күзәтелә, температура акрынлап нульгә якынлаша", – дигән ул.
24 марттан 25 мартка булган төндә Татарстанда 0-5 градус салкын, көндез 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы булачак.
25 мартта һава температурасы төнлә – 2-7, аязган вакытта 12 градуска кадәр салкынайта. Көндез – 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы булыр, дип көтелә.
Шимбә, 26 мартта, төнлә – 2 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы, көндез – 2-7 градус җылы булачак.

Комментарийлар