Логотип «Мәйдан» журналы

Канәфернең файдасын беләсезме?

Хуш исле канәфернең файдасы турында күпләр ишетеп кенә беләдер. Ә бит канәфер бик күп авырулардан дәваланырга ярдәм итә. Бу хакта «Сәламәтлек» журналы яза.Кан тамырларын ныгыту, баш авыртуын бетерү, б...


Хуш исле канәфернең файдасы турында күпләр ишетеп кенә беләдер. Ә бит канәфер бик күп авырулардан дәваланырга ярдәм итә. Бу хакта «Сәламәтлек» журналы яза.


gvozdika

Кан тамырларын ныгыту, баш авыртуын бетерү, бәвел кудыру үзлеген җайга салу өчен 30 бөртек канәфергә 3 стакан су коярга һәм суы яртылаш кимегәнче кайнатып чыгарырга кирәк. Шуннан соң әлеге төнәтмәне банкага тутырып куярга да, көнгә 2-3 тапкыр 1-2 аш кашыгы кабарга. .




Йокы начарланса да, канәфер ярдәмгә килә. Моның өчен 2 бөртек канәферне ярты стакан сөткә салып кайнатабыз да, шул кайнар сөтне вак-вак кабып, әкрен - әкрен генә эчеп бетерәбез.




Үзәккә үтә торган теш сызлавы вакытында бер канәферне авызга кабып чәйнәп йөрергә кирәк. Һичшиксез андагы файдалы матдәләр сызлауны басарга булышачак.


Канәфер кан басымы югары булган кешеләргә дә булыша. Мәсәлән, кан басымы югары булганда, ул «ашыгыч ярдәм» хезмәтен үти һәм кан басымын кисәк төшерә. Шуның өчен кан басымы түбән булган кешеләргә канәфер кулланганда сак булырга киңәш ителә.


Тик шунысын истә тотарга кирәк, канәферне үз белдегең белән кулланганчы, табиб белән киңәшләшү сорала.

 
Фотолар https://pixabay.com/ сайтыннан

Интертат

Комментарийлар