Логотип «Мәйдан» журналы

Канада урамнарында татар көйләре яңгырады

Ерак Канада иленең Монреаль шәһәренең үзәк мәйданы 11 август көнне төрле төстәге киемнәр һәм төрле халык көйләрен яңгыраткан киң аланга әверелде. Бу көнне шәһәрдә Бөтендөнья халкының җырлар-биюләр, ко...

Ерак Канада иленең Монреаль шәһәренең үзәк мәйданы 11 август көнне төрле төстәге киемнәр һәм төрле халык көйләрен яңгыраткан киң аланга әверелде.
39116737_2617545031804286_8298123918225440768_n
Бу көнне шәһәрдә Бөтендөнья халкының җырлар-биюләр, костюмнар, йолалар бәйрәме узды. Бу фестивальне Колумбка кадәр яшәгән халыклар җәмгыяте “Беренче Нацияләр” инде сигезенче мәртәбә оештыра һәм бәйрәмгә Канадада яшәгән төрле этник оешмаларны актив катнашырга чакыра.
“Défilé Nuestroamericana” бәйрәм тантанасы традицион ике өлештән тора. Беренче булып шәһәрнең үзәк урамыннан барча катнашучы этник группаларның костюмнар парады уза. Һәр этник группа үз халкының көен, үз биюен башкарып концерт сәхнә мәйданына бара. Монда инде зур концерт программасы башлана. Һәр группага бер-бер артлы чыгыш ясарга өч минутлы вакыт бирелә. Шул кыска гына вакыт эчендә һәркем үз халкының иң күркәм, иң гүзәл, иң якты иҗади мирасын исбатларга тиеш.
Рус халкын күрсәтү өчен “Хыял” үзәге хәтта ике җилкендерә торган күңелле программа әзерләгән иде. Бар тамашачы аларны алкышлап, кушылып җырлап-биеп бик якын кабул итте.
Безнең милләттәшләребез бу парадта алгы сафларда горур атлап, Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының матур триколор әләмнәре белән дефиле тарихында һәм Канада бәйрәмнәре тарихында беренче мәртәбә милли көйләребезне ике сәгать буена яңгыратып шулай ук үзәк мәйданга атладылар.
Костюмнары, бию һәм музыкалары ят булган бу группа парадта катнашучыларны аптырашта калдырды. “Бу нинди халык, кайдан?- диеп кызыксынучылар бихисап булды. Зур кызыксыну уяткан группаның Россиядән килүен, Россия Федерациясендә бик күп төрле регионнар барлыгын, ә “ Мирас” милли мәдәни үзәге шул регионнарның икесе белән таныштыруы күпләр өчен күңелле ачыш булды.
“Сигезенче Дефиле Нуестроамерикана” фестивале өчен Татарстан белән Башкортостан регионнарын таныткан “Мирас” милли мәдәни үзәге аерым һәм күмәк чыгышлар хәзерләде.
Җәй буена хәзерләнгән хезмәтнең нәтиҗәсе һәм җимеше –ул профессиональ осталык, колоритлы чыгыш. Ә программаның беренче минутыннан ук курай моңы тамашачы күңелен яулап алды. Зифа буйлы башкорт кызы Җәмилә Салихова белән Руслан Сөләйманның “Хан кызы” композициясен татарларның “Бәйрәм көе” күренеше ялгап алып китте. Газиз Мусаев, Алсу Закирҗанованың дәртле биюен кызлар триосы Әдилә Усманова, Зилә Миргалиева, Светлана Догадкина дәвам итте. Халкыбызның бөек “Әпипә” көен яшь кызлар триосы Камилә Фасхетдинова, Әдилә Усманова, Эрика Эллингсен уйнап-җырлап тамашачыларны җилкендереп биюгә тартты.
Иң кечкенә артистларыбыз Камилә Усманова Һәм Луиза Ишмуратова янына Монреаль шәһәренең мэры Валери Плант (Valérie Plante) түзеп тора алмыйча биергә чыкты. Бар халык алкышлауга, мэр берничә татар биюе хәрәкәтләрен бик оста өйрәнеп тә алды. Шулай итеп татарларның ялкынлы классик “Әпипә”се Канада сәхнәсен, тамашачысын үз итте.
Болар барысы да беренче мәртәбә: Татар һәм Башкорт байраклары, бай милли киемнәр, дәртле җыр-биюләр — Монреаль шәһәре үзәгендә, иң әһәмиятлесе: күпсанлы тамашачы каршындагы зур ачык сәхнәдә чын милли матурлык.
 
Канаданың “Мирас” татар милли мәдәни үзәге

http://tatar-congress.org/

Комментарийлар