Логотип «Мәйдан» журналы

Камыр эчендә пешерелгән балык

Хек яки минтай итенә тоз, борыч сибеп, камырга манып алырга да кайнап торган үсемлек маенда азлап салып кыздырырга. Әзер балык кисәкләрен савытка салып, өстенә эретелгән ак май һәм яшел тәмләткеч үлән...

Хек яки минтай итенә тоз, борыч сибеп, камырга манып алырга да кайнап торган үсемлек маенда азлап салып кыздырырга.
Әзер балык кисәкләрен савытка салып, өстенә эретелгән ак май һәм яшел тәмләткеч үлән сибәргә. Өстәлгә биргәндә янына аерым кыздырылган бәрәңге дә куярга мөмкин.
Камыр болай әзерләнә: 1 стакан салкын сөткә тоз, йомырка сарысы, 1,5 аш кашыгы он өстәп болгатыгыз да күбекләндерелгән йомырка агын кушыгыз.
 
https://vk.com/tatarshlari

Комментарийлар