Логотип «Мәйдан» журналы

"КАМАЗ" хезмәткәрләрен 8 март бәйрәме белән Нонна Гришаева һәм Александр Олешко котлаячак

Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март уңаеннан, "КАМАЗ" хезмәткәрләре Чаллының Орган залында узачак бәйрәм кичәсенә чакырылачак, дип хәбәр итә "Вести КАМАЗа" басмасы.Чарага килгән һәр кунак татлы бүләкләр...

Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март уңаеннан, "КАМАЗ" хезмәткәрләре Чаллының Орган залында узачак бәйрәм кичәсенә чакырылачак, дип хәбәр итә "Вести КАМАЗа" басмасы.
07211c3953b0d4d54b67db987685e6e0
Чарага килгән һәр кунак татлы бүләкләр һәм бик күп уңай хисләр алачак.
Традиция буенча, башта компаниянең җитәкчеләре тарафыннан котлаулар яңгыраячак. Тантаналы шартларда бүләкләү оештырыла. Бәйрәм алдыннан оешма үсешенә керткән өлеше һәм намуслы хезмәте өчен компаниянең 97 хатын-кыз хезмәткәре мактау грамоталары һәм 98е рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк. 37 хезмәткәргә Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәте тапшырылачак.
Ә инде РФ атказанган артистлары Нонна Гришаева һәм Александр Олешколарның концерт-бенефисы сөекле хатын-кызларга менә дигән иҗади бүләк булачак. Артистлар күпләребез яраткан җырларны башкарачак.
 

Комментарийлар