Логотип «Мәйдан» журналы

"КАМАЗ-мастер" юбилеена багышлап балалар арасында рәсем конкурсы игълан ителде

"КАМАЗ" эшчеләре профсоюз комитеты "КАМАЗ-мастер" командасы юбилее уңаеннан балалар рәсемнәре бәйгесе үткәрү турында игълан итте.Конкурска 5-14 яшьләр аралыгындагы нәни рәссамнарның эшләре кабул ителә...

"КАМАЗ" эшчеләре профсоюз комитеты "КАМАЗ-мастер" командасы юбилее уңаеннан балалар рәсемнәре бәйгесе үткәрү турында игълан итте.
Конкурска 5-14 яшьләр аралыгындагы нәни рәссамнарның эшләре кабул ителә. Рәсем теләсә кайсы техникада ясалган булырга мөмкин һәм бала турында мәгълүмат бирелгән рамка белән эшләнергә тиеш. Тема: "КАМАЗ-мастер" комадасының туган көне.
«Балалар "КАМАЗ-мастер"ның танылган машиналарын, пилотларны, ярыш барышын сурәтләргә, гомумән, шушы темага карата үз фантазиясен җигәргә мөмкин. Креатив идеяләр булса, тагын да яхшырак», - дип белдерә оештыручылар.
Иҗади эшләр 28 июльгә кадәр кабул ителә. Иң яхшы эшләрнең авторларын өч төрле яшь төркемендә билгелиячәкләр: 6 яшькә кадәр, 7-11, 12-14 яшьлекләр. Җиңүчеләргә дипломнар һәм автогигантның профсоюз комитеты бүләкләре тапшырылачак. Эшләр завод һәм аның бүлекчәләрендәге профсоюз комитетларында кабул ителә.
 
 
Чыганак: https://vestikamaza.ru/

 
 

Комментарийлар