Логотип «Мәйдан» журналы

“КАМАЗ-Мастер” командасы спортчылары авыру малайның хыялын чынга ашырган

“КАМАЗ-Мастер” командасы узышчылары хосписта яшәүче нәни пациентның хыялын чынга ашырган. Бу хакта “Дом с маяком” хәйрия фонды хәбәр итә.Мускул дистрофиясеннән интегүче Паша турында “Домашний” телекан...

“КАМАЗ-Мастер” командасы узышчылары хосписта яшәүче нәни пациентның хыялын чынга ашырган. Бу хакта “Дом с маяком” хәйрия фонды хәбәр итә.
“КАМАЗ-Мастер” командасы спортчылары авыру малайның хыялын чынга ашырган
Мускул дистрофиясеннән интегүче Паша турында “Домашний” телеканалы сөйләде. Сюжетта баланың спорт автомобилендә утырып йөрергә хыяллануы турында әйттеләр. Сюжет эфирга чыгуга “КАМАЗ-Мастер” командасы вәкилләре элемтәгә чыккан. Алар малайны “Дакар” ралли җиңүчесенең спорт машинасына утыртып йөртергә тәкъдим иткән.
Малай йөк машинасының кабинасы югары булу сәбәпле, менә алмам дип курыккан. Әмма оештыручылар алдан уйлап, махсус күтәргеч белән Пашаны кабинага күтәргәннәр.
Сабый сәфәрдән онытылмаслык хис-кичерешләр алган. Очрашу азагында ул фотосессиядә катнашкан һәм аңа бүләкләр биргәннәр.
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/10/184258/

Комментарийлар