Логотип «Мәйдан» журналы

"КАМАЗ-мастер" командасы әгъзалары балалары "Минем хәтер хатлары" исемле спектакль күрсәтте

"КАМАЗ-мастер" спорт үзәгендә Җиңү көненә багышланган концерт узды, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы. Сугыш чоры балалары турындагы "Минем хәтер хатлары" спектаклендә "КАМАЗ-мастер" командасы әгъза...

"КАМАЗ-мастер" спорт үзәгендә Җиңү көненә багышланган концерт узды, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.
 
Сугыш чоры балалары турындагы "Минем хәтер хатлары" спектаклендә "КАМАЗ-мастер" командасы әгъзалары балалары катнашты. Яшь актерлар дәһшәтле сугыш елларына кереп китеп, ул вакыттагы балалар кичергән хисләрне тамашачыларга да җиткерергә тырышты.
"Әлеге спектакль белән без әлеге коточкыч сугыш аша узган барлык кешеләргә үзебезнең рәхмәтебезне җиткерергә телибез. Бөек Ватан сугышы безнең ил кичергән иң авыр сынауларның берсе", - дип яза команданың матбугат хезмәте.
 

Комментарийлар