Логотип «Мәйдан» журналы

"КАМАЗ" үз эшчеләре өчен мобиль кушымта уйлап чыгарган

"КАМАЗ" эшчеләре өчен мобиль кушымта барлыкка килде.Смартфонына әлеге программаны урнаштырып, хезмәткәр шәхси кабинетка ия була, хезмәт хакы һәм вакансияләр турындагы мәгълүматларны карый, 2-НДФЛ форм...

"КАМАЗ" эшчеләре өчен мобиль кушымта барлыкка килде.
Смартфонына әлеге программаны урнаштырып, хезмәткәр шәхси кабинетка ия була, хезмәт хакы һәм вакансияләр турындагы мәгълүматларны карый, 2-НДФЛ формасы буенча белешмә сорап яза, корпоратив такси чакырта һәм командировканы рәсмиләштерә ала. Бу хакта "Вести КАМАЗа" басмасы яза.
Әлеге кушымтаны App Store һәм Play Marketтан алырга була. Ел ахырына уйлап табучылар беренче нәтиҗәләрне чыгарачак.
doc31qgavq41m7hnkj0t-1060x600 Фото: vestikamaza.ru
 

Комментарийлар