Логотип «Мәйдан» журналы

"КАМАЗ" үзенең яңа электробусларын тәкъдим итте

25-27 октябрьдә Мәскәүдә  булды. Анда "КАМАЗ" компаниясе дүрт экспонатын тәкъдим итте. Фото: С.Михеев, РГПредприятиенең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, "КАМАЗ" үзенең “икенче буын” электробусы белән та...

25-27 октябрьдә Мәскәүдә  булды. Анда "КАМАЗ" компаниясе дүрт экспонатын тәкъдим итте.
elektrobus-26-10-2016 Фото: С.Михеев, РГ
Предприятиенең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, "КАМАЗ" үзенең “икенче буын” электробусы белән таныштырды. Әлеге транспорт чарасы кулланучыларның бөтен тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләнгән – аның зарядка җыю вакыты кыскартылган һәм салонга кондиционер урнаштырылган.
Яңартылган КАМАЗ-6282 электробусы ток кабул итүче ярымпантографлар ярдәмендә ультратиз эшләүче станциядән зарядка ала. Аның өчен 8 минут та җитә. Өстәмә рәвештә әле борт эчендә дә гадәти өч фазалы токтан зарядка җыючы җайланма да кулланыла.
Электробус 85 кешегә исәпләнгән. Ул сәгатенә 75 километрга кадәр тизлек җыярга һәм 70 чакрымга кадәр юл үтәргә сәләтле.
 

Комментарийлар