Логотип «Мәйдан» журналы

Камаллылар – Чаллыда, ягъни "Сөясеңме, сөймисеңме...", "Галиябану" , "Кәҗә, сарык һ.б." спектакльләре премьерасы Чаллы сәхнәсендә...

Бүген Чаллы шәһәре администрациясендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары белән пресс-конференция үтте. Анда театр директоры Илфир Якупов, Россиянең атказанган артисты Дания Нур...

Бүген Чаллы шәһәре администрациясендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары белән пресс-конференция үтте.
rtF7VjsCyH0
Анда театр директоры Илфир Якупов, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина, Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты Эмиль Талипов катнашты. Очрашу барышында алар журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, театрның эшчәнлеге, киләчәккә планнары белән таныштырды.
Камаллыларның шәһәрдәге гастрольләре 12-16 февральләрдә булачак. Чаллы халкы "Энергетик" мәдәният сараенда "Гөргөри кияүләре", "Җанкисәккәем", "Мәхәббәт FM","Сөясеңме, сөймисеңме...", "Галиябану" һәм балалар өчен әзерләнгән "Кәҗә, сарык һ.б." спектакльләрен тамаша кылачак. Соңгы өчесе Чаллы сәхнәсендә беренче тапкыр куела. Кичке сеансларга билетлар калмау сәбәпле, көндезге сәгатьләргә җитешергә ашыгыгыз.  Билетлар бәясе 200-500 сум.
 
 
Фәнсилә ШӘЙДҮЛӘТОВА.

Комментарийлар