Логотип «Мәйдан» журналы

Камал театрының яңа сезоны кайчан ачылачагы билгеле булды

Камал театры үзенең яңа сезонын 5 октябрьдә ачарга җыена. Ул традиция буенча “Зәңгәр шәл” белән ачылачак. Сезон ачылганчы, театр Казанда – дүрт, Якутиядә – ике, Үзбәкстанда өч спектакль күрсәтәчә...

Камал театры үзенең яңа сезонын 5 октябрьдә ачарга җыена. Ул традиция буенча “Зәңгәр шәл” белән ачылачак.
 
Сезон ачылганчы, театр Казанда – дүрт, Якутиядә – ике, Үзбәкстанда өч спектакль күрсәтәчәк. “Шәһәр һәм Республика көненә Казан кунаклары өчен Камал театрыннан бер бүләк” – театрның традициясе. 27 – 30 август көннәрендә Камал театры сәхнәсендә “Мәхәббәт FM», “Яшь йөрәкләр”, “Тормышмы бу?” һәм “Килә ява, килә ява” спектакльләре тәкъдим ителә.
Аңарчы Камал театры Якутиягә гастрольләргә барып кайтачак. 22 һәм 23 августта П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театры сәхнәсендә тарихта беренче мәртәбә Г.Камал театры гастрольләре үтә. Якутия тамашачысына театр иң популяр спектакльләреннән берсе - "Гөргөри кияүләре" һәм 112 сезон премьерасы С.Гаффарованың "Килмешәк" спектаклен тәкъдим ителә. Гастрольләр "Зур гастрольләр. Төбәкара программа" федераль проекты кысаларында үтә.
14-16 сентябрьдә Камал театры Үзбәкстанда өч спектаклен күрсәтә. Үзбәк милли Академия драма театры сәхнәсендә легендар "Зәңгәр шәл" спектакле, "Бабайлар чуагы" лирик комедиясе һәм 112 сезон премьерасы "Әтәч менгән читәнгә" спектакле тәкъдим ителәчәк.
 
https://vk.com/beznenrt

Комментарийлар