Логотип «Мәйдан» журналы

Камал театры театр буйлап 3D сәяхәт ачты

Камал театры буйлап виртуаль сәяхәт оештырылды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.Тамашачылар, 360 градустан  театрның фойесын, гардеробын, зур залын, кассасын һәм башка урыннарын колачлаган 43...

Камал театры буйлап виртуаль сәяхәт оештырылды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
3d
Тамашачылар, 360 градустан  театрның фойесын, гардеробын, зур залын, кассасын һәм башка урыннарын колачлаган 43 манзара күрә ала. 3D сәяхәтне сайт, гугл һәм Вконтакте төркеме аша карарга мөмкин. Тамашачыларга уңайлыклар тудыру нисбәтеннән, театр шулай ук сәхнәгә фотокүзәтү дә булдырды. Хәзер театр сайтында, зал схемасын ачып, залны 14 ноктадан күрергә мөмкин.
"Һәрдаим сайтны яхшырту өстендә эшләп, без сайтка керүчеләр һәм онлайн-билет алучылар саны буенча рекордка ирештек. Ноябрь аенда гына сайтыбызга 50 меңнән артык кеше кергән. Һәр өченче билет Камал театры сайты kamalteatr.ru аша сатыла. Без әле моның белән генә чикләнергә уйламыйбыз. Киләчәктә тамашачыларны тагын да кызыклы сюрпризлар көтә," - ди театрның директоры Илфир Якупов.
 
Фото: https://kamalteatr.ru

Комментарийлар