Логотип «Мәйдан» журналы

Камал театры шигырь сөйләүчеләргә билет өләшә

Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры “Шигырь сөйлә һәм билет от!” дигән үзенчәлекле акция игълан итә.“Яшь йөрәкләр” спект...


Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры “Шигырь сөйлә һәм билет от!” дигән үзенчәлекле акция игълан итә.



fXJyqwXtMxA
“Яшь йөрәкләр” спектакленә икенче билетны бушка алу өчен бер генә шарт үтәлергә тиеш: театр кассасында Г.Тукайның берәр шигырен (ким дигәндә бер дүртюллык) яттан сөйләргә кирәк.
Акция бары бер көн генә дәвам итә: 26 апрельдә – 15:00-18:00 сәгатькә кадәр. Әлеге махсус тәкъдим 26 апрельдә 19.00 сәгатьтә булачак “Яшь йөрәкләр” спектакленә генә кагыла. Шигырь сөйләгән өчен билет беренче билет сатып алынган очракта гына бирелә.
Исегезгә төшерәбез, 26 апрельдә Габдулла Тукайның тууына 130 ел була. Шул уңайдан Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә, шулай ук Мәскәүдә, Санкт-Петербургта тантаналы чаралар үтә, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
 
Театр кассасы: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт. Белешмә өчен телефон: 293-03-74.

Комментарийлар