Логотип «Мәйдан» журналы

Камал театры шигърият һәм камиллек турында ихлас сөйләшүгә корылган кичә тәкъдим итте

Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев Камал театрының кече залында ихлас сөйләшү форматында яңа төр тамаша тәкъдим итте.«Киек каз юлы» дип аталган шигъри-музыкаль кичәгә — артистның а...

Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев Камал театрының кече залында ихлас сөйләшү форматында яңа төр тамаша тәкъдим итте.

«Киек каз юлы» дип аталган шигъри-музыкаль кичәгә — артистның авторлык проектына килгән тулы зал тамашачы арасында безнең хәбәрчебез дә бар иде. Илтөзәр Мөхәммәтгалиев сәгать ярымлык кичәдә камиллек, гармония турында ихлас сөйләшү алып барды.
Тамаша урыны-урыны белән аудиториядә сөйләнгән лекцияне дә хәтерләтте. Иң гади сүзләр белән актер камиллекнең асылын ачарга тырышты. Беренче югары белеме буенча химик булган актер моны театраль итеп башкарды. Кичәнең инсценировка авторы һәм режиссеры да Илтөзәр Мөхәммәтгалиев үзе.
Тамашаның музыкаль өлешенә Ләйсән Рәхимова һәм Ләйлә Мөхәммәтгалиева кушылды. Ләйлә кичәнең яктылык буенча рәссамы да иде.
Музыкантлар — Халыкара конкурслар лауреатлары Айдар Абдрахимов, Камил Волков һәм Рөстәм Рафигуллин чакырылган.
Кичәдә Гамил Афзал, Лена Шагыйрьҗан, Йолдыз Миңнуллина, Ркаил Зәйдулла, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ләис Зөлкәрнәй һәм башкаларның шигырьләре яңгырады.
«Киек каз юлы» шигъри-музыкаль кичәсе 18 мартта һәм 23 апрельдә булачак.
 

Автор: Рузилә Мөхәммәтова


 Фото: Салават Камалетдинов


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/culture/13-02-2022/kamal-teatry-shig-riyat-m-kamillek-turynda-ihlas-s-yl-sh-g-korylgan-kich-t-k-dim-itte-5849261

 

Комментарийлар