Логотип «Мәйдан» журналы

Камал театры Марсель Сәлимҗанов туган көнгә Чыңгыз Айтматов романын сәхнәләштерде

Камал театры Марсель Сәлимҗанов туган көнгә сезонның беренче премьерасын – Чыңгыз Айтматовның «Гасырдан да озын көн» романы буенча куелган «Буранлы төн» драмасын тәкъдим итте.Спектакльнең режиссеры -...

Камал театры Марсель Сәлимҗанов туган көнгә сезонның беренче премьерасын – Чыңгыз Айтматовның «Гасырдан да озын көн» романы буенча куелган «Буранлы төн» драмасын тәкъдим итте.
0784
Спектакльнең режиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам - Геннадий Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов, балетмейстер - Сәлимә Әминова.
7 ноябрьдә легендар татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның туган көненә премьера чыгару – Камал театрының традициясе. Быел да театр, шушы традициягә тугры калып, 4, 5, 6, 7 ноябрь көннәрендә премьера тәкъдим итә.
Премьераның беренче көнендә спектакльне Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да карады.
«Гасырдан да озын көн…» - кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның беренче романы. Татар укучысына ул манкортлар турындагы риваяте белән аеруча таныш. Спектакльдә манкортлар турындагы риваять эпилог булып бара.
Спектакльдә төп рольне – Буранлы Идегәйне - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин һәм яшь артист Алмаз Борһанов башкара. Әбүталип ролендә - Эмиль Талипов. Каранар дөя ролендә - Татарстанның атказанган артисты Минвәли Габдуллин.

Фото: Салават Камалетдинов



Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/05/174618/

Комментарийлар