Логотип «Мәйдан» журналы

Камал театры «Һөнәр» фестивален соңгы тапкыр үткәрергә мөмкин

«Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале Камал театры тарафыннан соңгы тапкыр үткәрелергә мөмкин. Фото: Рамил Гали/архивАлга таба оештыручылар фестивальне Кариев театры карамагына тапшыру...

«Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале Камал театры тарафыннан соңгы тапкыр үткәрелергә мөмкин.
031 Фото: Рамил Гали/архив
Алга таба оештыручылар фестивальне Кариев театры карамагына тапшыру турында уйланалар. Ике театр җитәкчелеге дә бу мәгълүматны кире какмый. Быелга Кариев театры сәхнәсе фестиваль мәйданчыкларының берсе буларак кулланылачак.
Оештыручылар билгеләп узганча, фестиваль Казанда 2-9 декабрь көннәрендә узачак. Бу - унынчы фестиваль. «Һөнәр» фестиваленең быелгы географиясе Бухарест, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Ижевск, Әлмәт, Буа һәм Казан шәһәрләрен колачлый.
Фестиваль, традиция буенча, яшь режиссерларга үзләренең иҗади хезмәтләрен тамашачыларга тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала. Тамашачылар игътибарына соңгы ике театраль сезонда куелган спектакльләр тәкъдим ителә.
Афишага татар һәм рус телләрендә 17 спектакль кертелгән. Спектакльләр Казанның алты театраль мәйданчыгында: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), Кариев театры һәм "Угол" иҗат лабораториясендә һәм Үзәк ЗАГСның элеккеге бинасында уза.
I «Һөнәр» фестивале 2009 елда Казанда Г.Камал театры инициативасы белән оештырылды һәм ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланды. Беренче фестивальдә 6 яшь режиссер, нигездә, Фәрит Бикчәнтәев укучылары – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура бүлеген тәмамлаучылар катнашса, хәзер ел саен үз спектакльләрен, төрле театраль мәктәп вәкилләре булган, ким дигәндә 15 яшь режиссер тәкъдим итә.
Фестивальне оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/10/173167/

Комментарийлар