Логотип «Мәйдан» журналы

Камал театры футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында 11 спектакль күрсәтәчәк

14 июньнән алып 6 июльгә кадәр, футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 11 спектакль күрсәтәчәк. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.Казан...

14 июньнән алып 6 июльгә кадәр, футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 11 спектакль күрсәтәчәк. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казан халкы һәм кунаклар 112нче сезон премьераларын һәм татар театрының визит карточкасы булган спектакльләрне күрә алачаклар.
14 июнь — Т.Миңнуллин «Җанкисәккәем». Бу фантастик хикәя авыл яшьләре әкияти урман ияләре — Шүрәлеләр белән танышудан башланып китә. Драматург иҗат иткән Шүрәлеләр Тукайның урман ияләреннән, һичшиксез, аерылып торалар. Киресенчә, спектакльдә алар кешеләр тормышына милләтебезнең сафлыгын, сабырлыгын, тәртиплелеген, матурлыгын саклаучылар булып килеп керәләр. Кешеләр югалта башлаган кешелеклелекне Шүрәлеләр кире кайтарырга ярдәм итәләр, моңлы җырлары, заманча биюләре белән тамашачыларның күңелләрен яулап алалар. Нечкә лиризм белән сугарылган спектакль 20 елдан артык сәхнәдә бара һәм тамашачылар арасында уңышын югалтмый.
Башлана 19.00.
15 июнь — Т.Миңнуллин «Гөргөри кияүләре». Гөргөри абзый һәм Кәтернә түтинең төпчек кызлары Үринәне берьюлы өч егет яратып йөри. Олы кызлары икесе дә атасыз бала үстерә. Шуңа күрә Гөргөри абзый Үринәне керәшен татарлары йолалары буенча гына кияүгә бирергә карар кыла. Шуннан китә кыз йортына яучы җибәрүләр, көрәштә җыр, биюдә сынашулар. Җебегән Микуш та сынатмый, хәтта иң күркәм кияү булып чыга. Керәшен татарлары фольклорына нигезләнгән бу җырлы-биюле тамаша Камал театрының иң популяр спектакльләренең берсе.
Башлана 18.00.
17 июнь — Г. Исхакый «Тормышмы бу?». «Тормышмы бу?» әсәренең герое — яшь шәкерт халыкка хезмәт итү теләге белән яна. Әмма, Ислам фәннәрен өйрәнеп үзләштергән, рус һәм Европа мәдәниятенә таба йөз тоткан, ислахчы булып халкына хезмәт итәргә хыялланган мәхдүм — мулла улы акылына түгел, ә табигый ихтыяҗларын өстенрәк куеп, хисләренә буйсына. Нәтиҗәдә, тормыш ваклыклары белән мәшгуль уртакул авыл мулласы булып кала. Геройның хыялый чынбарлыгы, мәгънәсез яшәеше, шәхес буларак психологик таркалуы автор кинаясенең нигезен тәшкил итә.
Башлана 18.00.
21 июнь — И.Зәйниев «Мәхәббәт FM». Алар радиода эшлиләр. Берсе ди — джей, икенчесе тавыш режиссеры. Бер — берсен яраталар, әмма берсе дә үз хисләрен, аңларга теләми. Ә вакыт бик аз, чөнки вакыйгалар бер — берсен яшен тизлеге белән алыштыра. Спектакльнең башка геройлары да мәхәббәтләрен эзлиләр. Кайда һәм ничек табарлар? Моны бары тик яңа эстрада — джаз комедиясен карарга килгән тамашачы гына белә алачак. Спектакль яшьләр аудиториясенә адресланган. Ул бүгенге яшь буынга хас юмор, пародияләр, яшәү һәм аралашу рәвеше белән сугарылган.
Башлана 19.00.
22 июнь — С.Юзеев «Ут күршеләр». Җәй җитү белән шәһәр халкының күбесе һәрвакыттагыча зур энтузиазм белән бакчаларына һәм дачаларына ашыга; иртәдән кичкә кадәр баш күтәрми хезмәт итеп, уч төбе кадәр җиреннән зур уңыш алу турында хыяллана. Имеш, илнекен үк булмаса да, бер генә гаиләнең булса да азык-төлек программасын хәл итәсе иде. Ял итәргә вакыты юк безнең халыкның. Әле дә ярый, утырту, су сибү кебек бакча эшләре арасында гашыйк булу, өйләнешү, яки аерылышу кебек тормыш мәшәкатьләренә вакытлары кала.
Башлана 19.00.
23 июнь — Ф.Бүләков «Сөясеңме, cөймисеңме…». Авырып ятканда Картның күзенә әҗәл күренә һәм исән калырга бер мөмкинлек бирә: гомере озынайтылсын өчен ул өч сәгать эчендә бер изге гамәл кылырга тиеш була. Һәм алар карчыгы белән, ашыгып-кабаланып, нинди изгелек кылырга дип уйлаша башлыйлар. Алар нәрсә уйлап табарлар һәм шушы кыска вакыт эчендә өлгерерләрме?
Башлана 18.00.
28 июнь — А.Гыйләҗев «Әтәч менгән читәнгә». «Әтәч менгән читәнгә» спектакле ике гаиләнең юк-бар нәрсә өчен туган ызгышы, әйләнә-тирәдә өстенлек итү теләге, көнкүреш уңайлыклары атрибутларына табынуы, мещанлык психологиясе турында. Әмма әсәрнең бүгенге көндә актуаль тирән мәгънәсе — татар җәмгыяте әлегә кадәр, аңлый алмаган бик гади идея. Халык көче — бердәмлектә!
Башлана 10.00.
29 июнь -Т.Миңнуллин «Диләфрүз — Remake». Режиссер тәкъдиме белән драматург, әсәренең үзенчәлекле төп идеясен саклап, бүгенге көнгә яраклаштырып remake язарга риза булды. Ә режиссер рольләрне театрның популяр яшь артистларына тапшырып, сәхнә белән зал мөгамәләсенә басым ясап — тамашачыны спектакльнең тулы хокуклы катнашучысы була алырлык итеп, һәм, шул ук вакытта, комедиянең иронияле яңгырашын да көчәйтеп җырлы-биюле тамаша иҗат итте. Көннәрдән бер көнне авылның иң чибәр кызы Диләфрүзнең рәсеме төшкән «Рlауbоу» журналы егетләр кулына килеп эләгә…
Башлана 19.00.
4 июль — З.Хәким «Килә ява, килә ява». Комедиядәге вакыйгалар гап-гади гаиләдә бара. Ялгыз гына ял йортына барып кайткан ир һәм аның хатыны арасында тавыш, гауга чыга. Ачуланган ир өйдән чыгып китә. «Үч алыр өчен» хатын танышын кунакка чакыра. Ләкин бер-бер артлы кунак та килә, ир дә кире әйләнеп кайта. Җитмәсә аны эзләп ял йортында танышкан чибәр кыз Зәйнәп тә килеп керә. Вакыйгалар куера, үсә, шартлый. Берәүләр сөйгән ярларын таба, икенчеләре югалта. Кемгә көлке, кемгә күз яшьләре.
Башлана 19.00.
5 июль — И.Зәйниев «Бармы ришвәттән дәва?..» Эшеннән куылган химия укытучысы Сәйфи ришвәткә каршы дару уйлап таба һәм аны үзе яшәгән районда гына түгел, бөтен дөнья буйлап таратырга уйлый. Әлеге яңалык район җитәкчеләренә аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә…
Башлана 19.00.
6 июль көнне спектакльләр циклы һәм Камал театрының 112 сезоны легендар спектакль — К.Тинчуринның «Зәнгәр шәл» спектакле белән тәмамлана. Барлык спектаклләр дә рус һәм инглиз телләренә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителә.

Комментарийлар