Логотип «Мәйдан» журналы

Камал театры флешмобта катнашучыларга «Зәңгәр шәл»не өләште

19 майда татар театрының 110 еллыгы уңаеннан, Камал театрында зур флешмоб үткәрде. Легендар “Зәңгәр шәл” спектакле башланырга 2 сәгать кала 110 тамашачы Камал театры каршындагы мәйданда 110 саны ясап...

19 майда татар театрының 110 еллыгы уңаеннан, Камал театрында зур флешмоб үткәрде. Легендар “Зәңгәр шәл” спектакле башланырга 2 сәгать кала 110 тамашачы Камал театры каршындагы мәйданда 110 саны ясап тезелделәр һәм күккә 110 шар очырдылар.
DVA1qhHFPjc-e1463739567407

Әлеге чара барышында татар театры тарихына бәйле конкурслар үтте, бүләкләр уйнатылды. Акцияне Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша алып барды. Флешмобта катнашкан һәркем Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектаклен бушка тамаша кылды.

Комментарийлар