Логотип «Мәйдан» журналы

Камал сәхнәсендә Венгрия Милли театры (ВИДЕО)

Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә Венгриянең Милли театры (Будапешт) “Ходай җәзасы” спектаклен тәкъдим итә. Спектакль 14 июнендә “Нәүрүз” IV Халыкара театраль-белем бирү форумы вакытында күрсәтеләчә...


Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә Венгриянең Милли театры (Будапешт) “Ходай җәзасы” спектаклен тәкъдим итә. Спектакль 14 июнендә “Нәүрүз” IV Халыкара театраль-белем бирү форумы вакытында күрсәтеләчәк.



024e32501e3971a4a5af0e6ee2273be9_L
Спектакльнең режиссеры – Европада танылган Аттила Виднянский. Спектакль Венгрия драматургы граф Миклош Банфиның (gróf Bánffy Miklós) «Властелин» (A Nagyúr, 1912) тарихи драмасына нигезләнеп куелган. Сәхнәгә куючы һәм костюмнар буенча рәссам – Александр Билозуб. Спектакль 1 антракт белән 3 сәгать 10 минут бара, дип хәбәр итә театрның рәсми сайты.
Спектакль, безнең эрага кадәр V гасырда христианнар “Ходай җәзасы” дип атаган, көнбатыш традицияләре буенча Европа цивилизациясенең дошманы булып саналган гуннар юлбашчысы Аттила хакында.
«Бүгенге көнебезгә күз салсак, илдән илгә, континенттан континентка күчеп йөрүче миллионлаган мигрантларны күрергә мөмкин. Йөз меңләгән кеше сугыш, ачлык аркасында, яхшы тормыш эзләп, туган җирен, туган йортын ташлап китәргә мәҗбүр. Бу – Көнбатыш белән Көнчыгышның янәдән драматик якынаюын күрсәтүче тарихи үзенчәлек. Тамырларыбызга тугры булып үзебезне саклап кала алырбызмы, яки киләчәк дөнья, тынычлык һәм башка кыйммәтләр хакына, безгә яңа милли тәңгәллек булдырырмы? Әлеге спектакль безгә фетнәле чорда шәхеснең ролен ачып бирә», – диелгән спектакль хакында.
Спектакльдә тамашачылар өчен урыннар Камал театрының зур сәхнәсендә овал формасында урнаштырылачак. Тамашачылар өчен спектакль бер генә көн уйнала.

[embed]https://www.youtube.com/watch?v=QQ0Y2kTRujU[/embed]
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар